Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Аның фотоларында – безнең тарих

Фотограф Николай Туганов тормышындагы гыйбрәтле хәлләр, Чаллы каласы, КАМАЗ тарихы белән бәйле вакыйгалар турында сөйләде.

Фотограф Николай Петрович Туганов исеменең әлегәчә газета-журнал битләреннән төшкәне юк, гәрчә һөнәренә ул узган гасырның 70нче елларында килгән булса да. Заманында ул исем Чаллы каласы һәм республика басмалары редакцияләренә генә түгел, үзәк пресса вәкилләренә дә таныш булган. «ТР атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемне, «Яр Чаллы шәһәре каршындагы казанышлары өчен» медален лаеклы йөртүче, төрле дәрәҗәдәге конкурсларның лауреаты һәм җиңүчесе булган фото остасы ул Николай Туганов. Россия фоторәссамнары, ТР журналистлар берлекләре әгъзасы. 
Николай Петрович – бик кызыклы әңгәмәдәш. Үз тормышындагы гыйбрәтле хәлләр, Чаллы каласы, КАМАЗ тарихы белән бәйле вакыйгалар турында мавыктыргыч итеп сөйли.

Осталык һәм әзерлек турында
Николай Петровичның фоторәсемнәре дә сөйли: аның геройлары хәрәкәттә – йөгерә, сикерә, көлә, елый... Иң кызыклы мизгелне ничек тотып ала соң фотограф?
«Фотограф сабый бала белән бер бит ул. Бала әйләнә-тирәгә ничек гаҗәпләнеп тә, сокланып та карый, фотограф та нәкъ шулай. Дөньяны сабыйларча күзәтә һәм күрә белмәгән кешедән чын фотограф  чыкмый.
Фотография ул – мизгел, секундның йөздән бер өлеше. Син шул мизгелне тоеп, тотып ала белергә тиешсең. Иң мөһиме – кызыксыну булырга тиеш.
Берәр күренеш тәэсирләндерәме – шунда ук кадрга алырга кирәк, чөнки ул мизгел бүтән кабатланмый: иртәгә дә, аннары да. Әйтик, мин балык каптырырга дип су буена киләм. Иң беренче эш итеп тирә-юньне күзәтәм. Ошаган матур күренешне шунда ук объективка алам. Кармак тотып өч-дүрт сәгать утырганнан соң күз ияләшкән, артык сокланырлык берни юк кебек тоелырга мөмкин. 
Билгеле, редакцияләрдә эшләгәндә репортажлар алырга барган чакта алдан планлаштыра, күзаллый белү мөһим иде. Өч-дүрт әйбәт кадр алу өчен фотоаппарат төймәсенә кайчан басарга икәнен алдан сиземләп, көтеп торырга кирәк. Өлгерми калсаң... кирәкле мизгелне югалткан буласың. Элек әзерлек тә мәшәкатьле иде бит: тасманы аппаратка киертәсе, кирәк булса, яңага алыштырасы. Бер «кәтүк»тә 36 кадр була инде ул. Соңыннан аны салдырып эшкәртәсе... Мин үз гомеремдә 30 мең метр фототасма эшкәрткәнмендер дип уйлыйм.
Цифрлы фотоаппаратлар да баштарак бик «өлгер» түгел, озак уйлый торган иде. Тиешле мизгелне тотып алу өчен алдан ук аппаратны хәстәрләп, кайчанрак төймәгә басасыңны чамалап куярга кирәк иде.
Аннары, нинди максат куясың бит. Газетаның редакторы яки җаваплы секретаре, мәсәлән, әйтә, темага туры китерепме, яисә теге яки бу чараданмы шундый-шундый үлчәмдәге фоторәсемне шул сәгатькә китереп җиткер, ди. Мондый очракта мин газета битенә нәрсә кирәген аңлап эш итәм инде. 
Ә кешеләр белән эшләүнең үз нечкәлекләре бар. Иң кыены – ясалмалыктан котылу. Фотога төшүченең күз карашы чын, табигый булырга тиеш. Эчке халәт күзләрдә чагыла бит, менә шул күз карашын тотып алу авыр. Ул кешене «уятып» җибәрү өчен сүзләр табарга, җаена төшәргә туры килә. 
Кыскасы, каядыр планлаштырасың, каядыр көйлисең, каядыр кабатланмас мизгелне көтәсең...»

Олы юл
75 яшен тутыручы юбилярның тормыш юлы сагынып сөйләрлек истәлекләргә дә бай.
«Кама Тамагы районында яшәдек без. Әтиебез Петр Платонович сугыш ветераны иде. Әнием Елизавета Моисеевна белән алар Тәтеш педучилищесында укыганда танышканнар. Икесе дә гомерләре буе укытучы булып эшләделәр. 
Сәбәпләре булгандыр, миңа тугыз яшь тулып килгәндә, әни, ике малаен – мине һәм энем Володяны алып, әтидән аерылып китәргә карар кылган. Дүртенче сыйныфны бетергәч, бишенчедә укуны дәвам итәр өчен, мин бабам янында – Апас районының Марьино авылында яшәргә тиеш булдым. Бабамның кече кызы – әниемнең сеңлесе Татьяна да минем яшьтә, икебез бергә укыдык. Сигезенчедән соң 25 чакрымдагы Тәтеш педучилищесына да бергә киттек. Әбиемнең бер ир туганы шунда укыта иде, «гаилә советы» безнең язмышны шул фактка бәйле дә хәл итте инде.
Педучилищедан соң Спас районына юллама бирделәр, урта сыйныфларда физика белән математика фәннәрен укыттым. Аннары армия хезмәтенә алындым. Аны тутырып кайтканда, әни Җәлил поселогында укыта иде, кайтышыма минем өчен класс алып, җитәкчелек белән сөйләшеп куйган. Кайтып ике атна узуга, мәктәпкә киттем.
Җәлилдә эшләгәндә җәйге ялны трай тибеп үткәрми идем: Әлмәт район газетасы «Знамя труда»га штаттагы фотокорреспондент булып урнашам. Газетага мәкаләләр язгалап торганга, редакциядә мине беләләр иде. Ә фотоаппарат белән мин мәктәптә укыганда ук түгәрәккә йөреп танышкан идем бит инде. Тиешенчә эшлим, өйрәнәм, тәҗрибә туплыйм. Читтән торып Казан университетында журналистлыкка укыйм...
«Татнефтестрой» дигән оешмада эшләгән вакытым. Курсташым Татьяна Терентьева Чаллыда эш урыны барлыгын әйтеп чакырды. 1976 елның августы, «Знамя коммунизма»дан «Светлый путь»ның аерылып чыккан чагы бу. Фәрит Шәйхетдинов «Светлый путь» белән киткән, шәһәр газетасына фотокорреспондент кирәк. Килдем. «Знамя коммунизма»да 1991 елга кадәр эшләдем. «Челны» фотоклубын җитәкли идем.
Минем шәкертем «Вести КАМАЗа» да эшләүче Владимир Сысоевның фаҗигале төстә гомере өзелде. Миңа аның урынын тәкъдим иттеләр. Заводлар тотрыклы эшли дип кызыкканмындыр ул чакта, күчтем һәм унике ел эшләдем.
Аннары – «Мәйдан» журналында биш ел, «Элита Татарстана»да ике ел. Сәүдә-сәнәгать палатасыннан пенсиягә чыктым. Бу елларда туйлар хисабына яшәлде инде, хезмәт хаклары бирелми иде бит. 
Инде лаеклы ялда чакта, «Камгэсэнергострой» оешмасы Казанда Универсиада объектларын төзергә алынгач, аның «Камские зори» – «Таң йолдызы» газеталарының берләштерелгән  редакциясенә фотокорреспондент итеп редактор Әлфия Сәлимова чакырып алды. Ул газеталар ябылгач, таралыштык. 
Билгеле, редакторлар кушканны эшләп кенә яшәп булмый инде. Ирекле фоторәсемнәрне теге яки бу газетага, журналга тәкъдим итәм, җибәрәм, азмы-күпме гонорар алам. Шул күбәләкләр, чәчәкләр кыен вакытларда бик ярдәм итте».

Яшьлек сынавы
Николай Тугановның исеме республика матбугатында беренче мәртәбә 1968 елда күренә: «Комсомолец Татарии» газетасында «Кар десанты» дигән фоторәсеме басыла. 
«Шул исемдәге комсомол яшьләр хәрәкәте иде ул. Тәтеш педучилищесында укыганда без, бер төркем егет-кызлар, шул хәрәкәткә кушылып, Болгардан Казанга таба чаңгыда чыгып киттек. Идел яры буйлап та, боз өстеннән дә барабыз. Көн саен илле километр ара үтәбез. Беренче көнне бик хәлсезләнгәнем истә. Аягүрә йокыга киткән кебек, үзем туктамыйм, алда баручы иптәшемнең аркасын күрәм, егылмаска, калышмаска тырышам. Бер мәктәптә тукталып, салкын консервлар белән ризыкландык, төнне уздырдык. Һәм икенче көнне бик кыен булмады инде. Кама Тамагы, Югары Осланнарны узып, Казанга кадәр менеп җиттек. Безне комсомолның өлкә комитетында каршы алдылар. Аннан электричкада Арчага юл тоттык. Анда да бит педучилище бар, шунда укучылар белән очраштык. Спорт ярышларында көч сынаштык.
Юлда тукталган авылларда концертлар куйганыбыз, Казанда дискотекада күңел ачканыбыз истә. Чаңгыларыбыз юкарып, чыра гына булып калган иде.
Соңыннан үзебезнең шушы «Кар десантын» үтүебез белән бик канәгать булып йөрдек инде, үзенә күрә бер сынау үттек бит. 
Педучилищены тәмамлап, Җәлил поселогында мәктәптә укытканда үзем дә ике ел рәттән балалар белән шундый чаңгы десанты оештырдым. Сарман районы буйлап концертлар, спорт ярышлары үткәреп йөрдек. Мин Муса Җәлил турында лекция укыйм, балалар шигырь сөйли, җырлый, бии».

Фотосурәт һәм кеше язмышы
Юбилярның беренче фотоаппаратын кулына алуына 60 ел инде! Фотосурәтләр белән бәйле мәзәгрәк хәлләр дә, аянычлылары да булмый калмаган, билгеле. 
«Вести КАМАЗа»да эшләгән вакыт. Бер күршенең туен төшерергә чакырдылар. Туйны төшердем. Ә әзер тасмаларны бер бауга элеп куя идек, кул астында торсыннан өчен. «Вести КАМАЗа»ның «Дюжина» дигән унике битлек кушымтасына аерылышуны, гаилә таркалуны күрсәтеп торган фотосурәт кирәк булды. Зур форматлы газета битенең уртасына куярдай, темага ярашлы, «кычкырып тора торган» булырга тиеш инде. Ә бит нәрсәдер уйлап, табып әзерләр өчен вакыт тар, кырык минуттан әзер булсын диде Юрий Кучумов. Мин туй төшерелгән тасманы табып алдым, кадрны сайладым. Өстенә бер пыяла кисәген куйдым да бәреп ваттым, – «челпәрәмә килгән яшь гаилә» килеп чыкты... Газета чыгып күпмедер вакыт узгач, китте шау-шу, гаепләүләр, редактор Раил Шәфигуллович Галләмовка бик катгый дәгъва белдерүләр. 
Баксаң, чынлап та бик күңелсез тәмамланган икән әлеге гаиләнең язмышы. Кияү кеше үзенең туган көнендә мәҗлестә утыручы кунакларга: «Мин сезгә хәзер бүләк ясыйм», – дип әйтеп, ванна бүлмәсенә кереп киткән дә шуннан исән чыкмаган. Сез генә юрап китердегез дип, соңыннан туганнары безне хәтта җавапка тартмакчы булып шактый озак йөрделәр әле. Чынлыкта исә ул ир-егет ниндидер күңелсезлеккә юлыккан булган диделәр...»

Күргәзмәләр
«Энергетик» мәдәният сараенда ел саен шәһәр тарихы белән бәйле күргәзмәләр оештырыла. Әлбәттә, Николай Туганов фотосурәтләре аларда зур урынны алып тора.
Моннан тыш, шәһәрнең даими эшләп торучы күргәзмәләрендә – Сидоровканы ГЭС бистәсе белән тоташтыручы җир асты кичүендә, Комсомол паркында да күрергә була аның эшләрен.
«Парктагы, җир асты кичүендәге шәһәр, КАМАЗ тарихы белән бәйле фотолар Камил Ситдыйков, Александр Мошин, Ринат Шакиров, Салих Фәткуллин, Дмитрий Ушаков, Павел Шапошников, Николай Черкеев эшләреннән дә сайланды. Ә «Энергетик»та уздырылучы күргәзмәләрнең башында Гөлзада ханым Рзаева тора. Фотографларның архивларыннан тыш, күргәзмәләргә шәһәр кешеләре алып килгән рәсемнәр арасыннан да уңышлыларын сайлап алабыз. Сигез тапкыр үткәрелде инде тарихи күргәзмәләр. Быел январьда Рәис Беляевның тууына 90 ел тулуга багышланганны оештырдык. Февральдә Гөлсабира Хәкимованың тууына 100 ел тулуга багышлап әзерләдек. Инде чираттагысына да тотындык, ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланачак һәм апрельдә ачылачак».
Николай Петрович безне матур фотосурәтләре белән сокландыруын дәвам итә: «ВКонтакте»дагы шәхси битендә алар 5 меңнән артык. Ул фотолар гүя тормышыбыздагы һәр мизгелнең кабатланмас булуын искәртә.


Ризидә Камалова

Белешмә: 
Туганов Николай Петрович 1950 елның 16 мартында Тәтеш районы Малое Шемякино авылында укытучылар гаиләсендә туган.
Тәтеш педучилищесын, Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлаган. «Знамя коммунизма» (хәзерге «Челнинские известия»), «Вести КАМАЗа» газеталарында, «Мәйдан», «Элита Татарстана» журналларында, «Камгэсэнергострой» компаниясендә эшләгән. 
1978 елда ТАССРның иң яхшы фотокорреспонденты дип табылган.
«Челны» фотоклубы җитәкчесе булган. 
ТР атказанган мәдәният хезмәткәре. 
Росси фоторәссамнары, ТР журналистлары берлекләре әгъзасы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев