Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Аракыны аералар

Русиядә исерткеч эчемлекләрне азык-төлектән аерым сата башларга мөмкиннәр. РФ Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты рәисе урынбасары Л.Огуль шундый инициатива белән чыкты. "Әгәр аракыны ашамлыклардан аерым сатсак, без халыкны эчкечелек кебек куркыныч чирдән коткарып кала алачакбыз.

Безнең бурыч - үсеп килүче буынны бу яман гадәттән чикләү", - диде ул. Депутат алкогольне азык-төлек кибетләрендә, хәзер тәмәкене саткан кебек, махсус аерып алынган урыннарда, яки, гомумән, аерым кибетләр ачып, шуларда сатарга тәкъдим итте.

http://www.tatyash.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев