Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Арктик антициклон Татарстанга 30 градуслы суык алып килә

Иртәгә, ягъни 20 декабрьдә, арктик антициклон Татарстанга көчле салкыннар китерә. Метеорологлар һава температурасының 25-30 градуска кадәр төшүен фаразлый. Республикада термометр баганасы урыны белән 34 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

21 декабрьгә каршы төндә температура үзгәрә, шулай да, иртәнге якта кар явуы, буран һәм кискен исүчән көчле җил чыгуы, һаваның кинәт җылынуы фаразлана. Көндез термометр баганасы 3 градустан 14 градуска кадәр суык булуын күрсәтәчәк.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев