Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ашыгыч ярдәм чакырганчы – акчаңны әзерлә!

Яшерен-батырын түгел, соңгы вакытта Дәүләт Думасында кабул ителгән законнарның кем өчен икәнлеге тәгаен генә аңлашылмый. Бу нисбәттән бик тә нигезле сорау туа: халык ышанычлылары аларның эчтәлегенә һәм зарурлыгына чынлап торып төшенә микән?

Ник дисәң, законга кертелә торган үзгәрешләр еш кына халыкның иң мохтаҗ категорияләрен яклыйсы урынга, киресенчә, тагын да катлаулырак хәлгә куя. Әйтик, гомер-гомергә дәүләтнеке булган ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү функцияләрен шәхси клиникаларга тапшыруны тагын ничек аңларга була?!

Агымдагы елның 20 июненнән Россия гражданнары ашыгыч медицина ярдәмен елына 4 тапкыр гына бушлай чакыра алачак. Бишенчесендә (үләсең килмәсә) акчаңны әзерләп куярга тиеш буласың! Менә шундый "шәп" сюрприз көтә Россия халкын. Хәер, бу нисбәттән фикерләр төрле һәм шактый каршылыклы.

Кремльнең рәсми сайтында басылган карар нигезендә, 20 июньгә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы пациентларга коммерция нигезендә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүче "шәхси" оешмаларның бөтен Россия территориясендәге эшчәнлеген законлаштырырга тиеш. Әлеге идеяне тәкъдим итүне хөкүмәт медицинаны финанслауга бюджеттагы акчаның җитмәве белән аңлата.

Әлеге җитмәүчелекнең инде дистә елларга сузылуын исәпкә алсак, хәлләр, чыннан да, мөшкел. Бүгенге көндә Россиянең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтендә исәптә торучы 15 мең машинаның 70 проценты (!) кичектергесез яңартуга мохтаҗ. Аларның файдалану срогы чыккан, шуңа күрә ярты юлда ватылып калу очраклары шактый. Ә инде гамәлдәге стандартларга туры китереп җиһазландырылган ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасының бәясе бүген 3 млн сумнан да артып китә. Димәк, бөтен ил күләмендә 10 меңнән артык машинаны яңага алмаштыру өчен 30 млрд сум (!) кирәк булачак. Ни кызганыч, Россия бюджетында андый акча юк, дип белдерә югары даирәләр. Гомумән, 2016 елда әлеге максатка җәмгысе 3,5 млрд сум акча бүленгән. Анысы да хөкүмәтнең елдан-ел кимүгә барган резерв фондыннан...

Шулай булгач, алга таба "суга батучы кешене коткару аның шәхси эше" дигән принцип белән яшәргә туры киләчәк барыбызга да. Дөрес, ашыгыч ярдәм күрсәтү системасына үзгәрешләр кертергә омтылу бүген генә башланмады. Хәтерегездә булса, 2015 елның ноябрендә РФ Финанслар министрлыгы ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машиналарын бушлай чакыруны кыскартырга, ә 03 хезмәтен җитди булмаган сәбәпләр белән чакыртучыларга карата штраф санкцияләре кулланырга кирәк, дигән тәкъдим белән чыккан иде. Иң мөһиме, депутатларның күпчелеге әлеге идеяне хуплады. Хәер, бездә күп алгарышлар гади хуплаудан башлана. Аннан соң сиздермичә генә гамәлгә керә. Совет мәгариф системасының астын-өскә китергән БДИ да бит башта бик күп бәхәсләр уяткан иде. Ияләште бит халык. Бусын да акрынлап "йотачак"...

Экспериментта кемнәр катнаша?

Бүгенге көндә илебезнең 18 төбәгендә эксперимент сыйфатында ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадаларының бер өлеше түләүле нигездә эшли башлаган икән, димәк, озак та үтми, бөтен ил шул системага күчәчәк. РФ Сәламәтлек саклау һәм региональ үсеш министрлыгы, шулай ук мәҗбүри медицинаны иминиятләштерү фонды яңа проектны инде рәсми рәвештә хупладылар.

Вологда, Архангельск, Ульяновск, Киров өлкәләрендә, Пермь төбәгендә, Марий Элда, Чувашстанда инде беренче нәтиҗәләр дә бар. Әйтик, белгечләр исәпләп чыгаруынча, Ульяновск өлкәсендә һәм Пермь төбәгендә генә түләүле ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бәрабәренә 300 млн сумны янга калдырганнар. Әлеге акчалар төбәктәге хастаханәләрне төзекләндерүгә сарыф ителгән.

Ә Мәскәү, Санкт-Петербург кебек зур калаларда түләүле ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү инде күптән гамәлдә. Акчасы булганнар, яртышар сәгать машина көтеп изаланмас өчен, тиз генә түләүлесен чакырта. Әйтик, Санкт-Петербургта гомумпрофильле бригаданы 50 километрдан чакырту 6000 сумга төшә. Ә махсуслаштырылган реанимация машинасы өчен шушы ук арада 8000 сум түләргә кирәк. Мәскәүдә түләүле ашыгыч медицина ярдәме чакыртучы 10 километрга кадәр 3450 сум түли, аннан соң һәр километр өчен 1000 сум өстәлә. Шул ук вакытта Саратовта бәяләр бермә-бер түбән. Әйтик, өлкән кешегә ашыгыч төстә түләүле табиб чакырту һәм тиешле киңәшләр алу көндез - 1400гә, төнлә 1700 сумга төшә. Ә кинәт авырып киткән сабыйга ашыгыч ярдәм кирәк булганда, көндез 1500 сум, төнлә 2000 сум түләргә туры килә. Безнең төбәктә дә якынча шушы бәяләр булыр, дип фаразлый белгечләр. Инде халык фикерен тыңлыйк.

Халык әйтсә,

хак әйтә...

- Күптән түгел әтиебезгә инсульт булды. Шәһәрдән ашыгыч ярдәм 1 сәгать тә 10 минуттан соң гына килде. Аны коткару өчен кирәкле вакытны югалткан булып чыктык. Реанимациядә бер көн ятканнан соң вафат булды. Түләүле бригада булса, түләгән булыр идек тә бит. Әтиебез дә исән калыр иде... Минемчә, булсын ул түләүле ашыгыч ярдәм. Шул ук вакытта дәүләтнеке дә саклансын. Гомумән, кешегә сайлау мөмкинлеге булсын. Якынының гомере кыл өстендә торганда, берәү дә акча санап тормый, - ди ачынып, шәһәр яны авылларының берсендә яшәүче Рөстәм Зәйнуллин.

- Ашыгыч ярдәм күрсәтү шәхси кулларга күчсә, сыйфаты кимемәсме? Кайбер намуссыз табиблар бугазга басып, акча таләп итүгә күчмәсме? Гомумән, түләүле медицина тора-бара акчасы булмаган халыкның күпләп "кырылуы"на китермәсме? - дип борчыла лаеклы ялдагы укытучы Тәнзилә апа Закирова.

- Ашыгыч ярдәм күрсәтүне тулысынча түләүле клиникаларга тапшыру белән һич кенә дә килешмим. Мин үзем аена, кимендә, 5 тапкыр ашыгыч ярдәм чакыртам. Нигә дип әле аның бишенчесенә түләргә тиеш? Шушы илгә армый-талмый хезмәт куеп какшаган сәламәтлегем өчен мин гаеплеме? Еллар дәвамында анализлар ташып та, дөрес диагноз куя алмаган надан табиблар аркасында, дәвалап булмаслык хәлгә китергән өчен, киресенчә, алар миңа түләргә тиеш түгелме?! Дәүләт кайгыртырга тиеш минем хакта һәм минем кебек үк миллионлаган гади кешеләр хакында. Ә байлар бик кирәк тапсалар, андыйлар өчен түләүлесе дә гамәлдә булсын. Бәлки алардан бушаган машиналар безнең кебекләргә күбрәк бушлай хезмәт күрсәтер... - дип, бераз өметле нотада йомгаклады үзенең фикерен ветеран журналист Наилә Вилданова.

- Ә мин шәхси клиникаларга тапшырганнан соң, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты яхшыруга ышанам. Чөнки иң югары категорияле табиблар бүген түләүле клиникаларда хезмәт куя. Иң яхшы диагностика белән дә җиһазланган. Тик аларның эшчәнлеге дәүләт тарафыннан катгый контрольгә алынырга тиеш. Ә акчага килгәндә, хирургларга - операция өчен, анестезиологка "йокыдан" уятсын өчен түләмибезмени! Иң мөһиме, түләүле ашыгыч ярдәм күрсәтүгә лицензия бирелә икән, дәүләт тарафыннан таләп тә тиешле дәрәҗәдә булсын, - дип, ассызыклый иминиятләштерү оешмасы агенты Әминә Гыйләҗева.

- Түләүле ашыгыч ярдәм күрсәтү гамәлгә керә икән, бу, минемчә, начар түгел. Халыкка сайлау мөмкинлеге бит бу. Ләкин аңа карап, дәүләтнеке булган ашыгыч ярдәм хезмәтенең эше кимемәячәк. Чөнки безне, нигездә, әбиләр-бабайлар һәм акча түләү мөмкинлеге булмаган халык чакыра. Гомумән, безнең функцияләрне түләүле клиникаларга тапшыру белән генә проблеманы хәл итеп булмаячак. Минутында түләүле ярдәм күрсәткән табиб бит шул ук пациентны әлеге дә баягы дәүләт хастаханәсенә алып киләчәк. Аларга түләнә торган акча дәүләтнеке булган ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадаларына түләнсә, яңа машиналар алуга тотылса, дөресрәк булмас идеме?! - дип, борчулы фикере белән уртаклаша ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасында озак еллар хезмәт куючы шәфкать туташы Римма Новикова.

Әйе, халыкның сәламәтлеген саклауга йөз белән борылмый торып, соңгы елларда медицинада килеп туган аңлашылмаучылыкны хәл итеп булмаячак. Ничек кенә булмасын, дәүләт үз гражданнары турында кайгыртырга тиеш! Сәламәт халык кына көчле дәүләт төзи алганын депутатларыбыз да онытмасын иде.

Ә яңа проектка килгәндә, бүгенге көндә аны халыкның нибары 13%ы яклый. 53% россиялеләр - катгый каршы, 22% халык икеләнә. 13% үз вариантын тәкъдим итмәкче. Хәер, хөкүмәт тә законга үзгәрешләрне этаплап, ягъни бераз "йомшартып" кертергә җыена. Әйтик, бушлай ашыгыч ярдәм чакыру хокукы инвалидлар, балалар һәм пенсионерлар өчен күпмедер вакыт әле сакланачак. Кырыс базар икътисады шартларында анысының да озакка баруы шикле. Чөнки дәүләтнеке булган ашыгыч ярдәм бригадаларына да очы-кырые булмаган "хәйрия" акцияләрендә катнашу бер вакыт туйдырачак. Гомумән, яңа проект бәрабәренә бюджет акчаларын экономияләргә җыену, ахыргы чиктә, ертыкны тишек белән ямауга кайтып калмасмы! Әлбәттә, боларның барысын да вакыт күрсәтер...

Рәзинә Насыйбуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев