Шəhри Чаллы

Аскы иренен буяп, өскесен буямаган кыз кебек - министр элмә такталардагы хаталар турында

(Казан, 3 июль, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Сәрия Мифтахова). Телләр турындагы законны үтәмәүчеләрне җәзага тартырга кирәк. Татарстан Дәүләт Советында узган мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республиканың баш педагогы Энгель Фәттахов әнә шулай чараларны катгыйлатырга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, дәүләт оешмаларында эшләүчеләр ике дәүләт телен дә белергә тиеш. Урам исемнәре,...

(Казан, 3 июль, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Сәрия Мифтахова). Телләр турындагы законны үтәмәүчеләрне җәзага тартырга кирәк. Татарстан Дәүләт Советында узган мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республиканың баш педагогы Энгель Фәттахов әнә шулай чараларны катгыйлатырга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, дәүләт оешмаларында эшләүчеләр ике дәүләт телен дә белергә тиеш. Урам исемнәре, игъланнар, кибетләрдә куелган элмә такталардагы хаталардан да котыласы бар әле.

- "Татарстан Республикасында дәүләт телләре һәм башка телләр турында"гы закон нигезендә дәүләт телләре барлык эшчәнлектә дә кулланылырга тиеш. Тик әлегә кадәр аны тормышка ашыруның төгәл механизмы булдырылмаган, - ди министр. - Элмә такталарда ике телне куллану проблемасы бар. Телләр турындагы законны бозган өчен җаваплылык каралмаган. Мәсьәләне хәл итү өчен министрлык административ кодекска үзгәрешләр кертү буенча закон проекты әзерләде. Законны үтәмәүчеләргә җаваплылык та каралган. Бу закон элмә такталарны тәртипкә китерергә ярдәм итәр дип ышанабыз.

- Хаталар бар. Аны бөтенебез күрәбез. Аеруча сәүдә, бизнес белән бәйле биналарга куелган элмә такталарында Хаталарны күреп шаккатасың. Югыйсә алар халыкны җәлеп итәр, үзләренә тартып китерер өчен чәче белән җир себерергә тиеш бит. Ә монда - хата өстендә хата... Нәтиҗәдә - халыкта ризасызлык, киеренкелек. Урысчасы - дөрес. Бу аскы иренен буяп, өске иренен буямаган кыз сыман ич инде. Дәүләткә бәйле оешмаларда хаталы язуны әйтеп тору да уңайсыз. Оят. Хурлык!

Административ хокук бозулар турындагы Татарстан Республикасы кодексында, телләр турындагы законны санга сукмаучылар җавапка тартыла, диелгән. Ләкин кемнең җавапка тартылуы турында берни дә әйтелмәгән. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Дәүләт Советына әлеге законга төзәтмәләр тәкъдим итте. Ул кабул ителгән очракта бу бурыч җирле хакимиятләргә йөкләнәчәк. Әйтик, Казандагы элмә такталардагы хаталар өчен шәһәр хакимияте җавап тотарга тиеш булачак. "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында"гы законда шулай ук татар һәм рус телләрен белүчеләрнең хезмәт хакына 15 процент өстәмә түләү турында әйтелгән. Ләкин закон эшләсен өчен аны норматив-хокукый актлар белән ныгытырга кирәк: кемгә түләнә, ничек түләнә, кем түли һ.б.? Бу мәсьәлә әлегәчә эшләнеп бетмәгән әле.

- Проблеманы яшерүдән файда юк. Туган телдәге хилафлыкларга каршы хакимият органнары, журналистлар, җәмәгатьчелек белән бергәләп көрәшкәндә генә нәтиҗәгә ирешергә мөмкин, - ди Татарстан Министрлар Кабинетыны Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан халыклары телләрен үстерү идарәсенең Татарстан халыклары телләрен үстерү бүлекчәсе мөдире Рүзәл Мөхәммәтшин.

Яшьләр арасында хаталы элмә такталарны махсус фотога төшереп йөрүчеләр дә бар. Башкалабызда бу уңайдан төрле бәйгеләр оештырыла. КИТТУ-КАИ каршындагы сәләтле балалар өчен инженер лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илзам Хаҗиев хаталар барлау белән махсус оешма-орган эшләргә тиеш дип саный. "Чөнки без генә берни дә эшли алмыйбыз. Фотога төшереп йөрү - вакытны бушка уздыру. Чөнки хаталарны төзәтмиләр. Халык контролендә хосусый фирма яки кибетләрнең элмә такталарын санга да сукмыйлар, дәүләтнекен үзгәртергә вәгъдә итәләр. Шулай да берничә урында гына үзгәрткәннәр, ә хаталар йөзләгән", - ди ул.

Моннан ике ел элек КФУ мөгаллимәсе Светлана Айдарова да студентларына хаталы элмә такталарны барларга тәкъдим итә. Яшьләр Казан урамнарындагы хаталарны барларга керешә. "Студентлар бик күп хаталар тапты. "Ә"не "э", "ө"не "о", "җ"ны "ж" дип язу очраклары шактый. Бигрәк тә банкларда күп булып чыкты. Бу хакта Россия ислам университетында студентлар арасында узган конференциядә чыгыш ясадылар. Ләкин барысы да фәнни эш дәрәҗәсендә генә калды. Бу хакта бер органга да хәбәр итмәдек, - ди галимә. - Хаталар күргәч, кәефем бетә, борчыла башлыйм. Кибетләрдә товарның татарча язылышы камил түгел. Кибетчеләргә әйткәч, алар моны җитештерүчеләргә сылтый. Үзләре күбесе татарча юньләп белмим. Без хаталарны барлаучы оешма кирәк дип саныйбыз. Анда телне белүче берничә белгеч эшләсә дә җитә. Җитәкчесе дә филолог булырга тиеш. Аның кулында, элмә такталар дөрес, аны куярга ярый, дигән мөхер булу да кирәк. Шул чакта гына оешмалар аны рөхсәтсез куя алмаячак. Ә кагыйдә бозучыларга бер-ике мең сум гына түгел, зуррак күләмдә штраф салу кирәк."

http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/03/143698/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: