Шəhри Чаллы

Ат җигәргә өйрәтмик...

"Күңел" радиосы дулкынында яңа тавышлар - даими тыңлаучылар өчен ят сөйләм ишетелде. Безнекеләр FM дулкынына киткән дә микәнни дигән уй килде. Янәшәләрендә Зөһрә Фатыйхова кебек ышанычлы оста тавышы ишетелгәч кенә, үзебезнекеләр икәне аңлашылды. Рамил Әгъдиев һәм Руслан Харисов татар КВНының әйдәп баручы егетләре булып чыкты. Рус телле бакчага йөреп, рус...

"Күңел" радиосы дулкынында яңа тавышлар - даими тыңлаучылар өчен ят сөйләм ишетелде. Безнекеләр FM дулкынына киткән дә микәнни дигән уй килде. Янәшәләрендә Зөһрә Фатыйхова кебек ышанычлы оста тавышы ишетелгәч кенә, үзебезнекеләр икәне аңлашылды.

Рамил Әгъдиев һәм Руслан Харисов татар КВНының әйдәп баручы егетләре булып чыкты. Рус телле бакчага йөреп, рус мәктәбендә укып, институтта рус телендә белем алып, татарча КВНда (ШТМ - шаяннар, тапкырлар мәҗлесе дияр иде Рабит Батулла) уйнарга кыюлыклары җиткән яшьләрнең "Күңел"гә килергә батырчылык итүләре бер дә гаҗәп түгел. Иң күркәме: аларның максаты - ана телләрен, үзләре кебек, авылдагы әбиләрендә үткән 1-2 айлык җәйге "курслар" дәрәҗәсендә генә белгән яшьтәшләре белән бергә татарча аралашырга өйрәнү.

Бу көнне тапшыруга исем табу һәм радио тыңлаучылар атаган сүзләрне татарчага яки русчага тәрҗемә итү каралган иде. Беренче минутларда өй эчебез белән: "Бу ни бу?" - дип, чәй эчеп бетергәч тә өстәл яныннан кузгала алмыйча тыңлап утырдык. Дилбегәне кулында тота алырмы дип, вакыты-вакыты белән Зөһрә өчен дә борчылып куйгаладым. Моны радиода туры эфирда үзе эшләп караганнар гына аңлый. Ә егетләр ни беләндер "эләктереп" өлгергәннәр бит: ирем дә, татар мәктәбен тәмамлаган, ана телен камил белгән улым да телевизор белән компьютердан аерылып, башларын кухня ишегеннән сузып: "Нишлиләр, исем таптылармы?" - дип сораштыргалыйлар.

Тапшыру ахырына таба үзләрен яраттыра язып, бирегә килүләренең максатларын да үз телләре белән әйтеп биргәч, мине теләктәшләре иттеләр дә куйдылар егетләр.

"Минем кебек эшлә!" - армиядә өлкәнрәкләр әйтә торган сүз бу. Рамил белән Руслан да яшьтәшләрен бергәләп ана телендә аңлашуны камилләштерергә чакыралар икән. Бик хуп. Тел өйрәнүнең төрле юллары булырга тиеш.

"Күңел" радиосының бик игътибарлы тыңлаучысы һәм татар теле югалмасын дип җан атучы буларак, бер-ике тәкъдимемне дә җиткерәсем килә. Әйткәнемчә, тапшыру шартлары буенча, радио тыңлаучылар татарча сүз әйтәләр, ә егетләр шуны русчага тәрҗемә итәләр. И-и-и, китте "мәңге белмәячәксез!" дип бирелгән сораулар. Мишәр диалектындагы "частокул" дигән койманың русчасын сорады бер ханым. Аннан соң аркылы үрелгәнеме, буйга үрелгәнеме икәнен эфирга кат-кат чыгып ачыкладылар. Шул ук тавыш "нүеш"нең русчасын, узган гасырның 30нче елларында игеннәр җыйганда иң өскә, урталыкка куя торган көлтәнең атамасын әйтеп (ишеткән сүзем булмагач хәтердә калмаган), шуның русчага тәрҗемәсен таптырды. Бу сораулар мишәр диалектын өйрәнүче фән кандидаты өчен кызыклы булыр иде, әлбәттә, тик әлеге тапшыру өчен түгел. Афәрин, егетләр үзләрен бик табигый тоттылар.

Без бу юл белән, 25 елга якын рус мәктәпләрендә татар телен өйрәтеп, балаларны телебезне күралмаслык иттек бит инде. Белеп сөйләвемә берничә мисал.

Элеккеге күршем Лилия, оныгы 1нче класска керүгә, сентябрь азагында шалтырата:

- Глухарь нәрсә ул?

Телевизордан шундый фильм бара торган чак иде:

- Ачылмаячак җинаять, - дим.

- Анысын беләм, чын исеме кирәк.

- Урман тавыгы, суер. Кичә мәктәп бусагасын атлап кергән шәһәр баласына тормыш көтәр өчен иң кирәкле нәрсә.

- Миңа әйтмә, китап язучыларга әйт.

2000 еллар башында Республика клиник дәваханәсендә ятканда, кизү торучы рус милләтеннән булган табибә миңа "өй эше" алып килгән. 11нче класста гел "5"легә генә укучы, мединститутка керергә әзерләнүче кызы югары температура белән авырып киткән. Татар теленнән начар билге дә аласы килми, дәрескә әзерләнерлеге дә юк. Үземне татар телен яхшы беләм дип уйлап, җәһәт кенә тәрҗемә итеп бирмәкче булсам... Революциягә кадәр язылган бер әсәрдән ат сбруйлары, ат җигү турында өзек бирелгән. Татарчаны өйрәнүче рус телле шәһәр баласына "иң кирәкле" терминнар. "Нүеш", "частокул", уртадагы көлтә кебек. "Күңел"дәге егетләр бу сүзләргә тәрҗемә эзләп ярты сәгатькә якын вакытларын сарыф итсәләр, мәктәп укучылары - 10 ел буе һәм атна саен.

Хәер, рус милләтеннән булган икенче күршемнең 77нче гимназиянең 1нче сыйныфына кергән оныгы Захар, сентябрь башында мине ишек янында көтеп, күңелем буласын белеп, "исянмесез", дип каршылады да, йөгереп әбисеннән сорап килеп, "апа" дип тә өстәде.

"Күңел" радиосының якын дуслары, әйдәгез, ат сбруйлары, көлтәләр турында сорап, галимнәребезнең хаталарын кабатламыйк әле.

Безне фарсы теленнән укыткан мәрхүм Мостафа Ногманның үз методикасы бар иде. Дәреслекнең башында бирелгән әтием-әниемне (падәрәм вә мадәрәм) өйрәнгәнче, без инде (бигрәк тә 18 яшьлек егетләр) кара күзле кызның аяклары матур икәнен, укытучыбызның чалара гына башлаган чәчләренең соры костюмы белән бер төстә булып, килешеп торганын фарсыча әйтеп бирә идек. Аннан соң, билгеле, ашханәгә "сәяхәт" кылып, люля-кебаблар алырга өйрәндек.

"Күңел" радиосы иң кирәкле вакытта барлыкка килеп, яшьләребезне татар җырларына якынайтты. Ә бүген КВН егетләре белән бергәләп, яшьләребезне өчпочмак (треугольник түгел), токмачлы аш, пәрәмәч (перемячи түгел), бәлеш сорап алырлык итеп ашханәгә озатыйк. Минемчә, һәр тапшыруда тормышыбызның, яшәешебезнең бер өлкәсен сайлап, яшьләребезне (чит өлкәләрдәге өлкәннәрне дә) сөйләм теленә КВН егетләренең юморын кушып та өйрәнсәк, нәтиҗәлерәк булыр иде.

Хәерле сәгатьтә, "Күңел" егетләре, кызлары! "Теле барлар халык булган, теле юклар балык булган", - ди халык мәкале. Балыкның язмышын барыбыз да белә. Киләчәктә татарны халык итеп яшәтү сезгә - бүгенге яшьләргә кала.

Наилә ВИЛДАНОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: