Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

АТА- АНАЛАР ГЫНА ГАЕПЛЕМЕ?

Әйтәсем килгәне шул мәгариф өлкәсенә белер белмәс көе тыкшынмаска кирәк, анда безнең булдыклы, зирәк җитәкче-оештыручылар, галимнәр, хезмәткәрләребез эшли, методика, яңа технологияләр, уку-укыту әсбаплары, дәреслекләр, тәрбия бирү процессында аларга өйрәтәсе юк, хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә кирәк, юк икән, иң яхшысы –комачаулап йөрмәү.

 

«Чын ми­рас» жур­на­лы­ның 2013 ел, 4 са­нын­да «Акыл ал­тын, йө­рәк сал­кын» ди­гән мә­ка­лә бас­тыр­ган идем. Сүз – ту­ган те­ле­без­не өй­рә­нү өл­кә­сен­дә ки­леп чык­кан кы­ен­лык­лар, алар­ны чи­шү­нең үзем кү­зал­ла­ган юл­ла­рын күр­сә­тү ту­рын­да иде. Тик...тик... Ул чак­та­гы кай­бер мәсь­ә­лә­ләр ха­кын­да бү­ген ин­де авыз ачып сүз әй­тер­гә дә кый­мый­быз. 2017 ел­дан соң хәл­ләр бө­тен­ләй мөш­кел­гә әй­лән­де. Ту­ган тел­не өй­рә­нү­нең ике төп уры­ны бар­лы­гын бе­рәү дә ин­каръ ит­ми: га­и­лә һәм мә­га­риф өл­кә­се (ба­ла­лар бак­ча­сы, мәк­тәп, юга­ры уку йорт­ла­ры). Соң­гы ел­лар­да га­и­лә­нең бу йөк­не тар­та ал­ма­вы ачык кү­ре­нә. Мо­ны ата-ана­га Ал­лаһ та­ра­фын­нан иң­де­рел­гән ила­һи мис­сия дип ка­бул итәр­гә ки­рәк­ле­ген бе­рәү дә шик ас­ты­на ала ал­мый. Әм­ма чын­бар­лык шун­дый  – хәт­та чеп-чи та­тар ра­йон­на­рын­да ту­ган тел­дә укы­ту­га кар­шы тө­шү­че­ләр - та­тар әти-әни­лә­ре.

         Ата-ана­лар праг­ма­тиз­мы­ның (имеш, та­тар те­ле бе­лән ерак ки­теп бул­мый) иң хи­лаф, ча­гы­лы­шын без ту­ган тел­гә ка­гы­лыш­лы вәз­гы­ять­тә күр­дек. Һәм зи­һен­сез кал­дык. Кая мон­да га­зиз та­тар те­лен га­и­лә­дә өй­рә­тү?! Аны мәк­тәп­тә укы­ту­га кар­шы ки­лә бү­ген­ге әти-әни­ләр! Та­тар­лар үз­лә­ре үк ту­ган тел­дә бе­лем алу­га кар­шы ки­лә­ләр... Дөнья та­ри­хын­да мон­дый хәл  бул­ды ми­кән?  Югый­сә әле­ге әти-әни­ләр­нең күп­че­ле­ге, нәкъ ме­нә тук­са­нын­чы ел­лар­да, мил­ли үзаң бе­раз кым­ша­нып, үсеш­кә бар­ган чор­лар­да та­тар мәк­тәп­лә­рен­дә, та­тар сый­ныф­ла­рын­да күп фән­нәр­дән ту­ган тел­дә бе­лем ал­ган бу­ын. Ул чор­лар­да мәк­тәп­ләр­дә чын мил­ли мо­хит ту­ып ки­лә иде. Әм­ма соң­гы ел­лар­да ил­дә баш­ка ха­лык­лар­ның ту­ган тел­лә­рен өй­рә­тү­гә ка­ра­та алып ба­рыл­ган ба­сым­лы эш, аның өс­те­нә, гло­баль­ләш­те­рү без­не көр­чек­кә ки­те­реп те­рә­де – бо­лар­ның ачы җи­меш­лә­рен без бү­ген бө­тен ту­лы­лы­гы бе­лән та­тый­быз.

         «Ба­ла­лар төп дә­ү­ләт те­лен­дә (нин­ди тел икә­нен бе­лә­сез) бе­лем ал­са­лар гы­на зи­рәк, көн­дәш­лек­кә сә­ләт­ле бу­ла­чак­лар, ди­гән фи­кер ата-ана­ның баш ми­е­нә нык­лап ке­реп ур­наш­ты ин­де.

         БДИ­ны фә­кать төп дә­ү­ләт те­лен­дә ге­нә бир­дер­тү кай­бер мәсь­лә­ләр­дә чын­нан да ба­ла ал­дын­да би­хи­сап юл­лар ач­кан сы­ман то­е­ла – ти­еш­ле бал­ла­ры җит­сә, ил­нең те­лә­сә кай­сы юга­ры уку йор­ты­на ке­рә ала. Имеш, ба­ла­ла­ры­быз ту­ган тел­дә бе­лем ал­са­лар, ан­дый мөм­кин­лек­тән мәх­рүм ка­ла­лар икән... Мо­ны кем уй­лап чы­гар­ган­дыр, әм­ма ул яңа чор ке­ше­лә­ре­нең баш ми­е­нә кым­шан­мас­лык бу­лып ке­реп ур­наш­ты. Әй­тер­сең, та­тар­ча бе­лем ал­ган элек­ке бу­ын вә­кил­лә­ре ара­сын­нан бө­ек фән га­лим­нә­ре, сә­нә­гать, фи­нанс, дә­ү­ләт эш­лек­ле­лә­ре, үз хез­мәт­лә­рен­дә би­ек­лек­ләр яу­лап ал­ган мил­ләт­тәш­лә­ре­без үсеп чык­ма­ган? Сән­гать, әдә­би­ят, мә­дә­ни­ят өл­кә­сен­дә­ге кү­ре­нек­ле мил­ләт­тәш­лә­ре­без­не әй­теп тә тор­мыйм. Алар­ның ба­ры­сы да, би­ек­лек­кә ире­шү юлын­да та­тар мәк­тәп­лә­рен­дә бе­лем алу­ның зур­лы­гын, ни­гез­ле һәм җан­га ятыш­лы, аң­ла­еш­лы, зи­һен­не үс­те­рү­гә әй­теп бе­тер­ге­сез этәр­геч би­рү­ен, хәт­та ту­ган тел­дә уку­ның за­рур­лы­гын ас­сы­зык­лап әй­теп ки­лә­ләр. Әти-әни­ләр­не кы­зык­ты­ру­га, аң­на­рын бу­таш­ты­ру­га ко­рыл­ган ял­ган үз эшен ях­шы эш­ли – ту­ган тел­не бе­лем алу­га ярак­сыз­га чы­га­ру тен­ден­ци­я­се кур­кы­ныч төс алып ба­ра. Ниш­ләр­гә соң? Ба­ры­сын да ата-ана­лар­га гы­на ау­да­рып кал­дыр­га­мы? Бик җи­ңел, хәт­та аң­ла­еш­лы ке­бек. Алай тү­гел шул.

ОЧ­СЫЗ-КЫ­РЫЙ­СЫЗ ЭШ МӘЙ­ДА­НЫ

 Без­гә акыл­ны эш­кә җи­гәр­гә ки­рәк, бү­ген­ге вәз­гы­ять­тә, бу мәсь­ә­лә­дә әти-әни­ләр­не ге­нә га­еп­ләү урын­сыз, кү­рә­сең, ту­ган тел мәсь­ә­лә­сен­дә, ае­рым иҗ­ти­ма­гый, со­ци­аль-пси­хо­ло­гик шарт­лар­да җәм­гы­ятть­тә без игъ­ти­бар­га алып бе­тер­мә­гән кат­лау­лы про­цесс­лар ба­ра. Алар­ны өй­рә­неп, чи­шү юл­ла­рын тап­кан­чы, күп­ме­дер ва­кыт үтә­чәк, югал­ту­лар аша да узар­га ту­ры ки­лә­чәк. Бу без, та­тар­лар, үтәр­гә һәм җи­ңеп чы­гар­га ти­еш­ле юл! Кул­ны тө­шер­мәс­кә, чи­ген­мәс­кә ки­рәк. Та­тар­га әле «бет­те көч, сын­ды кы­лыч (Ту­кай сүз­лә­ре)» ди­яр­гә ир­тә, хәт­та мон­дый фи­кер­не баш­ка да ки­те­рү яра­мый. Мең ел­лар бу­е­на яшәү өчен җан-фәр­ман кө­рә­шеп, ко­точ­кыч кир­тә-кар­шы­лык­лар­ны үтеп, бү­ген­ге көн­гә ки­леп җи­тә ал­ган ха­лык­ның ту­ла­ем өмет­сез­лек­кә би­ре­лер­гә ха­кы юк. Та­тар яшәр­гә хө­кем ител­гән!

         Тел кри­зи­сы та­ри­хи хә­тер кри­зи­сы бе­лән бер­гә үре­леп ба­ра. Без мил­ли үзаң­ның нин­ди мөш­кел хәл­дә икә­нен бө­тен ту­лы­лы­гы бе­лән кү­рә­без. Та­тар (та­ри­хи-иҗ­ти­ма­гый кү­ре­неш, мил­ләт, тел-мә­дә­ни­ят сак­лау­чы һ.б. бу­ла­рак күз ал­дын­да то­ту) та­тар­га гы­на ки­рәк. Бу хак­та еш ка­бат­ла­на. Мил­ли үсеш­не кай­гыр­тыр­га дип чәч­рәп чык­кан кай­бер җә­мә­гать оеш­ма­ла­ры, ае­рым эн­ту­зи­аст­лар, баш­лы­ча, га­еп­не ту­ган тел­не сак­лап ка­лыр­га, аның бү­ген­ге вәз­гы­ять­тә аз гы­на бул­са да үсе­шен тә­э­мин итәр­гә ом­тыл­ган зы­я­лы зат­ла­ры­быз­ны, мәк­тәп мө­дир­лә­рен тән­кыйть­ләр­гә, га­еп­ләр­гә ос­та­рып кит­те­ләр. Ку­лын­нан ки­леп җит­мә­гән әти яки әни, тор­мыш­ны ки­рә­ген­чә алып ба­ра ал­мау­ла­ры ар­ка­сын­да, ча­ра­сыз­лык­тан га­җиз бу­лып, үз ба­ла­ла­рын җә­бер­лә­гән ке­бек бу­лып чы­га ин­де бу. Ә бит нәкъ ме­нә шун­дый мил­лә­тәш­лә­ре­без­нең эшен, ты­рыш­лык­ла­рын кү­рер­гә, алар­ны дәрт­лән­де­рер­гә, мөм­кин бул­ган­ча алар­га яр­дәм, бу­лыш­лык итү юл­ла­рын та­бар­га ки­рәк. Кай­бер җә­мә­гать­че­лек вә­кил­лә­ре ел­лар буе шу­шы ха­кый­кать­кә ар­ка ку­еп, һа­ман үз­лә­ре­нең нә­ти­җә­се шик­ле эш­лә­рен – фә­кать кем­нәр­не­дер тук­тау­сыз га­еп­ле итеп күр­сә­тү эшен дә­вам итә­ләр. Шун­дый­лар­ның кай­бер­лә­рен «акыл­га ки­те­рер­гә» ты­ры­шып, ом­ты­лыш­лар ясап ка­рыйм, кул гы­на сел­ти­ләр, яки ас­тыр­тын гы­на ел­ма­я­лар. Кү­рә­сең, алар­ның мак­сат­ла­ры бө­тен­ләй баш­ка... Укы­ту­чы­лар, ба­ла­лар бак­ча­ла­рын­да эш­лә­ү­че тәр­би­я­че­ләр, мә­дә­ни­ят­тә, баш­ка өл­кә­лә­ләр­дә эш­лә­ү­че­ләр, по­зи­тив рух­лы  ае­рым җә­мә­гать­че­лек вә­кил­лә­рен – фи­да­карь­ләр­не са­нап чык­сак, алар мең­нәр­чә. Ба­ры­сы да ту­ган те­ле­без, та­тар хал­кы­ның ру­хи­я­ты­на хез­мәт итә­ләр. Алар­ны күр­мәү, хөр­мәт ит­мәү га­фу ит­мәс дә­рә­җә­дә ял­гыш­лык бу­лыр иде.

         Тук­са­нын­чы ел­лар­да туа баш­ла­ган мил­ли мо­хит­ны та­тар яшә­гән һәр җир­дә ка­бат тор­гы­зу иң ак­ту­аль мәсь­ә­ләр­нең бер­се бу­лып то­ра. Кы­ен проб­ле­ма, хә­зер шарт­лар бө­тен­ләй икен­че төс ала, мил­ли мо­хит җан­лан­мый то­рып, ха­лык баш­ка­ча үсеш юлы­на ба­са ал­ма­я­чак. Ал­да – зы­я­лы­лар, та­тар мәгъ­ри­фәт­че­лә­ре өчен оч­сыз-кы­рый­сыз эш мәй­да­ны. Мил­ли мо­хит­ны бул­ды­ру да ка­ләм әһел­лә­ре­нең (язу­чы­лар, жур­на­лист­лар), сән­гать эш­лек­ле­лә­ре­нең (биг­рәк тә про­фес­си­о­наль җыр­чы­лар) ро­ле зур. Шун­дый за­ман­га ке­реп ба­ра­быз, биз­нес өл­кә­сен­дә­ге кү­ре­нек­ле шә­хес­ләр­нең дә мил­ли мо­хит­ны үс­те­рү­гә үз өлеш­лә­рен кер­тер­гә ом­ты­лыш­ла­ры ачык ча­гы­ла баш­ла­ды. Бу ях­шы фал, ди­мәк, эш­мә­кәр мил­лә­тәш­лә­ре­без ру­хи ал­га­рыш чо­ры­на ке­реп ба­ра­лар. Мо­ны кү­рер­гә һәм алар­ның ом­ты­лы­шын дө­рес фай­да­лан­сак иде. Соң­гы ва­кыт­лар­да мә­чет­ләр­дә ту­ган тел курс­ла­ры ачы­ла. Дин бе­лән мил­ләт яз­мы­шы бер­бө­тен икә­не­нә дә­лил. Мон­да да без­гә бер­дәм­лек бик ки­рәк.

         Мә­га­риф өл­кә­сен­дә «мил­ли тө­бәк ком­по­нен­ты» ди­гән ка­ну­ни дип әй­тер­лек өлеш бар иде. Та­тар­стан­да ул зур прог­рам­ма тө­сен ал­ды.  Шу­ны  ни­гез итеп алып, ба­ла­лар­га ту­ган тел­дә бе­лем, мил­ли тәр­бия би­рү­нең нык­лы сис­те­ма­сы ту­ып ки­лә иде. Әм­ма кай­бер ар­тык акыл­лы баш­лар «та­тар – ком­по­нент тү­гел, без­гә ту­лы мә­га­риф сис­те­ма­сы би­ре­гез» ди­гән­рәк шә­кел­дә, уң­га-сул­га, ки­рә­ге­нә дә, ки­рәк­мә­се­нә дә хат­лар, те­лег­рам­ма­лар юл­лый баш­ла­ды­лар. Мо­ны алар ае­рым җы­ен­нар­да үз­лә­ре­нең чы­гыш­ла­рын­да, зур эш баш­кар­ган сы­ман, мак­та­нып сөй­ли­ләр иде. Бу «эш­лек­ле­ләр­гә» кар­шы мә­га­риф­тә эш­лә­ү­че мил­лә­тәш­лә­ре­без дә, Ра­зил Вә­ли­ев ке­бек мил­ли сә­я­сәт­че­ләр дә кө­рә­шеп ка­ра­ды­лар, тик бу кө­рәш без­нең фай­да­га тә­мам­лан­ма­ды. Мәс­кә­ү­ләр­гә сиг­нал тиз ба­рып җит­те (алар­га шул гы­на ки­рәк иде), юга­ры­дан күр­сәт­мә бе­лән мә­га­риф­тән тө­бәк ком­по­нен­тын алып ат­ты­лар, шу­ның бе­лән ту­ган тел­дә укы­ту да, мил­ли тәр­бия про­цес­сы да юк­ка чы­гу­га юнә­леш ал­ды. «Өрә бел­мә­гән»... Әй­тә­сем кил­гә­не шул – мә­га­риф өл­кә­се­нә бе­лер-бел­мәс көе тык­шын­мас­ка ки­рәк, ан­да без­нең бул­дык­лы, зи­рәк җи­тәк­че-оеш­ты­ру­чы­лар, га­лим­нәр, хез­мәт­кәр­лә­ре­без эш­ли, ме­то­ди­ка, яңа тех­но­ло­ги­я­ләр, уку-укы­ту әс­бап­ла­ры, дә­рес­лек­ләр, тәр­бия би­рү про­цес­сын­да алар­га өй­рә­тә­се юк, хәл­дән кил­гән­чә яр­дәм итәр­гә ки­рәк, юк икән, иң ях­шы­сы –ко­ма­чау­лап йөр­мәү.

ХӨКҮ­МӘТ КҮП ЭШ­ЛИ

         Уй­лап ка­ра­саң, ту­ган тел­не сак­лау, үсе­шен тә­э­мин итү өл­кә­сен­дә Та­тар­стан пре­зи­ден­ты, хө­кү­мә­те­без та­ра­фын­нан зур эш­чән­лек алып ба­ры­ла. Алар сис­те­ма­лы ха­рак­тер­да, да­и­ми төс­тә ба­ра тор­ган эш­ләр. Соң­гы ва­кыт­та Пре­зи­дент та­ра­фын­нан тө­зел­гән Та­тар те­лен сак­лау һәм үс­те­рү ко­мис­си­я­се (җи­тәк­че­се Юга­ры со­вет рә­и­се урын­ба­са­ры М.Г. Әх­мә­тов) мил­ләт мәй­да­ны­на чык­ты һәм тел­нең кул­ла­ны­шын ак­тив­лаш­ты­ру юлын­да күз­гә кү­ре­нер­лек нә­ти­җә­ләр­гә ире­шү­нең ша­һит­ла­ры бул­дык. Та­тар те­лен­дә га­зе­та-жур­нал­лар чы­га то­ра, алар­ның сый­фат­ла­ры ел­дан-ел ка­мил­лә­шә; нәш­ри­я­ты­быз ма­тур­дан-ма­тур, зат­лы, эч­тә­лек­ле ки­тап­лар чы­га­ра, нәш­ри­ят та­ра­фын­нан язу­чы­лар­га та­ләп үсә, ан­да сай эч­тә­лек­ле әсәр­ләр­гә урын юк; те­атр­лар яңа­дан-яңа спек­такль­ләр ку­я­лар, кы­зык­лы ре­жис­сер­лар үсә, чын­лап то­рып иде­я­ла­рын кым­шан­мас­лык бу­лып ке­реп ур­наш­ты. Әй­тер­сең, та­тар­ча бе­лем ал­ган элек­ке бу­ын вә­кил­лә­ре ара­сын­нан бө­ек фән га­лим­нә­ре, сә­нә­гать, фи­нанс, дә­ү­ләт эш­лек­ле­лә­ре, үз хез­мәт­лә­рен­дә би­ек­лек­ләр яу­лап ал­ган мил­ләт­тәш­лә­ре­без үсеп чык­ма­ган? Сән­гать, әдә­би­ят, мә­дә­ни­ят өл­кә­сен­дә­ге кү­ре­нек­ле мил­ләт­тәш­лә­ре­без­не әй­теп тә тор­мыйм. Алар­ның ба­ры­сы да, би­ек­лек­кә ире­шү юлын­да та­тар мәк­тәп­лә­рен­дә бе­лем алу­ның зур­лы­гын, ни­гез­ле һәм җан­га ятыш­лы, аң­ла­еш­лы, зи­һен­не үс­те­рү­гә әй­теп бе­тер­ге­сез этәр­геч би­рү­ен, хәт­та ту­ган тел­дә уку­ның за­рур­лы­гын ас­сы­зык­лап әй­теп ки­лә­ләр. Әти-әни­ләр­не кы­зык­ты­ру­га, аң­на­рын бу­таш­ты­ру­га ко­рыл­ган ял­ган үз эшен ях­шы эш­ли – ту­ган тел­не бе­лем алу­га ярак­сыз­га чы­га­ру тен­ден­ци­я­се кур­кы­ныч төс алып ба­ра. Ниш­ләр­гә соң? Ба­ры­сын да ата-ана­лар­га гы­на ау­да­рып кал­дыр­га­мы? Бик җи­ңел, хәт­та аң­ла­еш­лы ке­бек. Алай тү­гел шул.

Ф.Сафин

(дәвамы бар)

Фото ачык чыганаклардан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев