Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Советлар оешты

Бер айлык тәнәфестән соң хакимияттә хуҗалык җитәкчеләренең атналык киңәшмәсе башланды. Аны ачып, Васил Шәйхразиев агымдагы эшләр белән таныштырды. Август ае тарихи вакыйгаларга бай. Без КамАЗ заводларын һәм шәһәрне төзүгә өлеш керткән "Камгэсэнергострой" акционерлык җәмгыятенең 50 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Төзүчеләр көненә багышланган чара 8 августта була. Шушы ук көнне Чаллы җәмәгатьчелегенең...

Бер айлык тәнәфестән соң хакимияттә хуҗалык җитәкчеләренең атналык киңәшмәсе башланды. Аны ачып, Васил Шәйхразиев агымдагы эшләр белән таныштырды.

Август ае тарихи вакыйгаларга бай. Без КамАЗ заводларын һәм шәһәрне төзүгә өлеш керткән "Камгэсэнергострой" акционерлык җәмгыятенең 50 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Төзүчеләр көненә багышланган чара 8 августта була. Шушы ук көнне Чаллы җәмәгатьчелегенең беренче форумын да үткәрү планлаштырыла.

- Владимир Путин күрсәтмәләрен үтәп, без идарә итүдә җәмәгатьчелеккә таянырга булдык. Башта йорт комитетлары оештырдык. Хәзер территорияләрдә иҗтимагый советлар төзелде. Әлеге форумда без совет җитәкчеләре белән очрашып, аларның вәкаләтләре хакында фикер алышачакбыз, - диде Васил Шәйхразиев үзенең чыгышында.

Комсомол районы башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Мөхәммәтов, Искәндәр Галимов (Үзәк районы), Раушан Усманова (Автозавод районы) да иҗтимагый советлар шәһәр белән идарә итүдә уңай нәтиҗәләр ясар дигән фикер әйттеләр.

Шәһәрдәге эшләргә килгәндә, алар график буенча алып барыла. Бистәләрдә спорт мәйданчыклары сафка басты. Йортларда, мәктәпләрдә капиталь төзекләндерү төгәлләнү алдында.

27 августта КамАЗ төзелеше ударниклары слеты, ай азагында Чәчәк бәйрәме үтәчәк.

Р.Галимуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев