Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Атыштан соң бер ел үткәч

Узган елның җәендә Тукай районы зур Шилнә авылында Андрей Сажин атлы адәм исерек көе үз дустына ау мылтыгыннан ата. Яраланучыны Чаллы Ашыгыч ярдәм хастаханәсенә салалар. Аны дәвалау өчен Мәҗбүри медицина иминияте фонды 21 мең сум акча сарыф итә. Бу сумманы фондка Сажин түләргә тиеш була, суд карары үз көченә керсә...

Узган елның җәендә Тукай районы зур Шилнә авылында Андрей Сажин атлы адәм исерек көе үз дустына ау мылтыгыннан ата. Яраланучыны Чаллы Ашыгыч ярдәм хастаханәсенә салалар. Аны дәвалау өчен Мәҗбүри медицина иминияте фонды 21 мең сум акча сарыф итә. Бу сумманы фондка Сажин түләргә тиеш була, суд карары үз көченә керсә дә, бер ел вакыт үтсә дә ул бер тиен акча да түләми. Тукай районы прокуратурасы тикшерү вакытында акча түләнмәү очрагын ачыклый. Мәҗбүри медицина иминияте фонды кабат мировой судка мөрәҗәгать итә һәм тотылган акчаны кире кайтарырга Сажин бурычлы, дигән карарга ирешә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев