Шəhри Чаллы

Атылган йолдыз кебек

Әгәр исән булса, 30 майда Татарстанның халык артисты, халкыбызның моң алиһәсе Хәния Фәрхигә 60 яшь тулыр, бу көнне ул гадәттәгечә туган халкына матур, истә ка-лырлык концертын бүләк итә иде. Тик ни кызганыч, 2017 елның 27 июлендә ул безне ятим итеп, мәңгелеккә китте.

Хал­кы­быз­ның мәш­һүр җыр­чы­сы Әл­фия Аф­за­ло­ва аны үзе­нең дә­вам­чы­сы итеп кү­рә иде. Хә­ни­я­без дә Ак­та­ныш сан­ду­га­чы Әл­фия апа ке­бек, 40 ел­га якын го­ме­рен та­тар хал­кы­на, аның җыр сән­га­те­нә ба­гыш­ла­ды. Үзе­нә ге­нә хас моң­лы та­вы­шы, мәгъ­нә­ле һәм тор­мыш­чан җыр­ла­ры, га­ди­ле­ге, сәх­нә­дә то­ты­шы, зә­вык­лы ки­ем­нә­ре бе­лән та­тар­ны зур­ла­ды, яшь та­лант­лар­га үсәр­гә бу­лыш­ты. Фи­да­карь хез­мә­те өчен ул Та­тар­стан­ның ха­лык ар­тис­ты, Ән­гам Ат­на­бай исе­мен­дә­ге пре­мия ия­се бул­ды. 17 тап­кыр “Ал­тын барс пре­ми­я­се бе­лән бү­ләк­лән­де.

Хә­ния Фәр­хи – га­зе­та­быз­ның туг­ры дус­ты бул­ды. Ул аны Ка­зан­га кит­кәч тә өе­нә яз­ды­рып, укы­ды. Га­зе­та­быз­ны рес­пуб­ли­ка ка­та­ло­гын­нан тө­шер­гәч, Чал­лы­да­гы дус-ту­ган­на­ры­на та­тар га­зе­та­сын уку шат­лы­гы бү­ләк ит­те. Үзе­нә бә­хет­ле тор­мыш бү­ләк ит­кән Чал­лы­ны ае­ру­ча ярат­ты. Шә­һә­ре­без язу­чы, ком­по­зи­тор­ла­ры­ның җыр­ла­рын ре­пер­ту­а­рын­нан тө­шер­мә­де.

Аның һич көт­мә­гән­дә ара­быз­дан ки­тү­е­нә дә бы­ел 3 ел ту­ла. Шу­лай да бу хәл­нең хак­лы­гы­на кү­ңел ту­лы­сын­ча ыша­нып бет­ми әле. Хә­ния апа чит ил­ләр­дә­ге ял­га ка­ра­ган­да, ту­ган авы­лын­да әни­се, ту­ган­на­ры янын­да бу­лу­ны ку­лай кү­рә иде. Го­ме­ре­нең соң­гы көн­нә­рен дә ул Тә­теш­ле­дә әни­се янын­да үт­кәр­де. Тик бу юлы аның сә­ла­мәт­ле­ге как­ша­вы үзен нык сиз­дер­гән. Кан ба­сы­мы “си­кер­гән”, йө­рәк үзе­нең кай­да­лы­гын еш ис­кәр­теп тор­ган. Ту­ган­на­ры ашы­гыч яр­дәм ча­кыр­гач, Хә­ния апа та­биб­лар­ның “хас­та­ха­нә­гә ятар­га ки­рәк,” ди­гән сүз­лә­рен тың­ла­мый­ча. “Үтәр әле” дип от­каз­ной яза. Үкенеч­кә бу юлы үт­ми... Кү­ңе­ле ни­дер бу­ла­сын сиз­сә дә, соң­гы кө­нен­дә дә ир­түк то­рып, үз ре­цеп­ты бе­лән кы­яр тоз­ла­ган, ки­я­ве­нә ри­зык­лар пе­ше­реп кал­дыр­ган. Ки­тәр ал­дын­нан әни­се өе­нә ке­реп, йорт, бак­ча­ны ка­ра­ган, бак­ча­дан са­ры чә­чәк, ике баш са­рым­сак ал­ган. “Әни, үзең­не сак­ла. Бор­чыл­ма”, дип ма­ши­на­га уты­рып, Фи­рү­зә һәм аның ике кы­зы бе­лән Ка­зан­га юл­га чык­кан­нар.

Тик Тә­теш­ле­дән ерак ки­тә ал­ма­ган­нар шул ... “Апа ма­ши­на утыр­гы­чы­на ба­шын сал­ды. Без хәл­нең җит­ди­ле­ген аң­лап, ашы­гыч яр­дәм ча­кыр­дык. Үз хә­лен аң­ла­ган­га­дыр ин­де, ул үз ая­гы бе­лән ма­ши­на­дан чы­гып, ашы­гыч яр­дәм но­сил­ка­сы­на ят­ты. Ра­йон хас­та­ха­нә­се­нең ре­а­ни­ма­ция бү­ле­ген­дә җан бир­де ул. Та­биб­лар­ның ты­рыш­лы­гы юк­ка бул­ды, ко­я­шы­быз ба­ры­быз­ны да ятим итеп, сүн­де, мәң­ге­лек­кә күз­лә­рен йом­ды. Ул без­гә җит­ми, бу югал­ту­ны сүз­ләр бе­лән ге­нә аң­ла­тып бул­мый. Югал­ту ачы­сы ти­рә­нәя ге­нә. Уй­лар дөнь­я­сы­на чу­ма­сың да, апам кай­тып ке­рер төс­ле бул­гач, та­гын кү­ңел­не моң, хәс­рәт ба­са”, ди җыр­чы­ның сеңле­се Фи­рү­зә Ибә­тул­ли­на.

Суд-ме­ди­ци­на эск­пер­ти­за­сы җыр­чы­ның ая­гын­да­гы тром­бы үп­кә­се­нә ба­рып ке­рү­ен, нә­ти­җә­дә йө­рә­ге тук­та­вын ачык­лый. Хә­ния бе­лән баш­та Баш­корт­стан, ан­на­ры Ка­зан 

хал­кы мәң­ге­лек­кә хуш­ла­ша. Аны соң­га юл­га оза­тыр­га ки­лү­че­ләр Г.Ка­мал те­ат­ры­на, Ка­зан урам­на­ры­на сый­мый. Шун­нан баш­лап, та­ма­ша­чы Хә­ни­я­сез тор­мыш бе­лән яши баш­ла­ды. Тик ярат­кан та­ма­ша­чы­сы аны оныт­мый, са­гы­нып, җыр­ла­рын тың­лап, юа­нып яши.

Хә­ния Фәр­хи һәр чы­гы­шын­да ярат­кан та­ма­ша­чым дия иде. Соң­гы су­лы­шы­на ка­дәр хал­кы­на рәх­мәт­ле бул­ды. “Мин Баш­корт­стан­да ту­дым. Та­тар­стан­да җыр­чы бу­лып та­ныл­дым. Ике рес­пуб­ли­ка­ны да, ан­да яшә­ү­че ха­лык­лар­ны да, го­му­мән җыр­ла­рым­ны ярат­кан та­машачы­ла­рым­ны бик яра­там. Кай­да гы­на бул­сам да, ту­лы зал­лар бе­лән кар­шы ала­лар, чә­чәк­ләр, ал­кыш­лар бе­лән оза­тып ка­ла­лар. Бу бик зур бә­хет. Баш­корто­стан кы­зы бул­сам да, мин та­тар хал­кы­ны­кы, шу­ңа кү­рә алай-бо­лай бул­са кал­са, мин Ка­зан­да, Ту­кай янын­да җир­лә­нер­гә ти­еш”, – дия иде ул. Сүз­лә­ре Ал­ла­һы Тә­га­лә­нең “амин” ди­гән сә­га­те­нә ту­ры кил­де. Шу­ны­сын да әй­тер­гә ки­рәк, Хә­ния ха­ным һәр га­мә­лен бис­мил­ла бе­лән баш­лый иде, Ал­ла­һы­ның бир­гә­не­нә шө­кер итеп яшә­де.

... Хә­ния Фәр­хи­нең ка­бе­ре өс­те­нә ел­ма­еп тор­ган Хә­ния фо­то­сы бе­лән таш ку­ел­ган. Әле­ге соң­гы, зат­лы бү­ләк­не ире, Габ­дел­хәй Бик­та­һи­ров, ба­ла­ла­ры, дус-ту­ган­на­ры бе­лән ясат­ты. Габ­дел­хәй абый Хә­ни­я­се­нең юк­лы­гы­на һа­ман да ыша­нып бе­тә ал­мый. Тә­ү­лек буе бер­гә бул­ган сө­ек­ле­сен югал­ту ачы­сын бик авыр ки­че­рә ул. “Аның кү­ңе­ле хә­веф ки­лә­сен си­зә иде ин­де. Шу­лай да иҗат­тан ае­рыл­ма­ды. Ав­густ ба­шын­да теп­ло­ход­та кон­церт ку­яр­га җы­ен­ган идек... Бул­ма­ды... Хә­ни­я­сез тор­мыш бик авыр. Ка­зан­да да, авыл­да да бө­тен нәр­сә Хә­ни­я­не хә­тер­лә­тә. Нәр­сә­гә то­тын­са, шу­ны сән­гать дә­рә­җә­сен­дә баш­ка­ра иде. Авыр­лык­лар­ны тү­зем­лек, са­быр­лык бе­лән җи­ңеп кил­де. Ба­шы­на опе­ра­ция ясат­кач та, ике ая­гы сын­гач та ике ай­дан соң, сәх­нә­гә чы­гып, та­маш­ачы­ла­рын шат­лан­дыр­ды. Бу юлы үлем­не җи­ңә ал­ма­ды шул. Ул ис­кит­кеч ке­ше иде, Хә­ния җит­ми. Йор­ты­быз ятим кал­ды, йө­рә­гем­дә буш­лык. Мин аны го­ме­рем буе са­гы­ныр­мын, бу хис­не сүз бе­лән ге­нә аң­ла­тып бул­мый, ” – ди күз яшь­лә­рен тыя ал­мый­ча Габ­дел­хәй абый.

Хә­ния Фәр­хи­не моң али­һә­се, ле­ген­да, моң­лы сан­ду­гач, туг­ры дус, ярат­кан кыз, хөр­мәт­ле ха­тын, ка­дер­ле әни, ярат­кан дәү әни бу­ла­рак са­гы­на­быз. Бер-бер арт­лы якын ту­ган­на­рын югалт­са да, та­ма­ша­чы ал­ды­на һәр­ва­кыт ко­яш ке­бек бал­кып чы­га иде ул. “Би­лет алып кон­цер­ты­ма кил­гән та­ма­ша­чым­ның ми­ңа кай­гы ки­лү­ен­дә га­е­бе юк бит” дип үзен­дә кон­церт ку­яр­га көч тап­ты. Гай­бәт, имеш-ми­меш­ләр­гә ка­ра­мас­тан Хә­ни­я­не та­тар хал­кы ярат­ты, бү­ген дә аны са­гы­на. Еш кы­на “Мин көт­мә­гән­дә, атыл­ган йол­дыз ке­бек ки­тәм, сиз­ми дә ка­лыр­сыз, са­гы­­нып яшәр­сез әле”, – дия иде. Шу­лай бул­ды да, ул уй­ла­ма­ган­да ма­тур җәй кө­нен­дә кит­те һәм са­гын­ды­ра... “Хә­ния дус­ты­быз­ны ис­кә ал­ма­ган, ела­ма­ган кө­не­без юк. Зи­фа На­га­е­ва­ның “Хә­ния” ди­гән җы­рын, Хә­ни­я­нең үзе­нең җыр­ла­рын тың­лыйм да елыйм. Аны ярат­мый мөм­кин тү­гел иде бит. Ул их­лас... Ма­тур итеп кө­лә, кай­гы кил­сә җа­нын би­рер­дәй бу­лып кай­гы­ра, яр­дәм­чел, дус­ла­ры­на, ту­ган­на­ры­на бу­лы­ша. Ба­ла­лар­ны, чә­чәк­ләр­не бик яра­та иде. Әни­се йор­тын­нан чы­гып кит­кән­дә дә бак­ча­дан чә­чәк ал­ган бит... Бик юмарт иде ул. Бер­ва­кыт Ка­зан “Бәй­рәм”е бе­лән гас­т­роль­гә кил­гәч, 1992-93 ел­лар­да кон­церт­тан җы­ел­ган бар ак­ча­сын егет­ләр­гә бир­де, үзе­нә юлы­на да ак­ча­сы кал­ма­ган иде. Ме­нә шун­дый олы җан­лы, иге­лек­ле иде, бур­лак ке­бек ан­сам­блен­дә­ге ир­ләр тор­мы­шын да үзе тарт­ты.

Ярый әле бә­хе­те­нә Ал­ла­һы Тә­га­лә Габ­дел­хәй бе­лән оч­раш­тыр­ды. Ха­лык ара­сын­да Габ­дел­хәй ту­рын­да төр­ле сүз­ләр йө­ри. Мин бу га­и­лә­не күп ел­лар бу­ла­рак шу­ны әй­тә алам: Габ­дел­хәй ке­бек ир бул­са, бө­тен ха­тын-кыз­лар да бә­хет­ле бу­лыр иде. Ул бар эш­не үзе эш­лә­де, Хә­ния иҗат бе­лән ге­нә яшә­де. Сө­ек­ле­се­нең бө­тен хы­ял­ла­рын тор­мыш­ка ашыр­ды: ише­гал­ды­на шу­га­лак, Ки­ек­тә күл яса­ды. Ма­ши­на алып бир­де... Яра­тып, хөр­мәт итеп, сак­лап яшә­де... Та­тар­стан Хә­ни­я­без­не кү­тәр­де. Ка­зан­ның бер ура­мы­на хал­кы­быз­ның ярат­кан җыр­чы­сы Хә­ния Фәр­хи исе­ме би­рел­сә, та­тар-баш­корт хал­кы рәх­мәт­ле бу­лыр иде”, ди җыр­чы­ның ахи­рәт дус­ты Неф­те­камс­ки­дан Гөл­шат Мө­бә­рә­ко­ва.

Май – сө­ек­ле җыр­чы­быз Хә­ния Фәр­хи ае. Кем­нәр бе­лән ге­нә сөй­ләш­сәң дә, аны яра­тып, җы­лы сүз­ләр ге­нә әй­тә­ләр. Үзе ту­рын­да төр­ле гай­бәт­ләр сөй­лә­сә­ләр дә, Хә­ния апа бер­кем ту­рын­да да на­чар сүз әйт­мә­де дә, әйт­тер­мә­де дә. “Бу си­ңа ки­рәк­ме, дус­тым”, дип, ма­тур­лык, шәф­кать­ле­лек, җыр, дус­лык, ту­ган­лык, та­лант­лар ту­рын­да сөй­ли иде. Аның ту­рын­да ис­тә­лек­ләр бар­ла­ган­да да, бе­рәү да на­чар сүз әйт­мә­де.

“Хә­ния Фә­хи­нең 57 яшь­тә без­не таш­лап ки­түе дө­рес хәл бул­ма­ды ин­де ул. Бу кай­гы Та­тар хал­кы өчен зур югал­ту. Ис­кит­кеч җыр­чы, ком­по­зи­тор, нә­фис сүз ос­та­сы өс­те­нә ул өз­де­реп, ба­ян­да, гар­мун­да уй­ный тор­ган му­зы­кант, ре­жис­сер да иде бит әле. Аны ха­лык кы­на тү­гел, без сәх­нә әһел­лә­ре дә ярат­тык”, – ди­де ле­ген­дар җыр­чы Хәм­дү­нә Ти­мер­га­ли­е­ва.

“Энер­ге­тик” мә­дә­ни­ят са­рае ди­рек­то­ры Гөл­за­да Рза­е­ва хә­ти­рә­лә­рен­нән:

Габ­дел­хәй Бик­та­һи­ров­ка ки­я­ү­гә чык­кач, га­и­лә Чал­лы­да яши баш­ла­ды. Шу­лай итеп “Энер­ге­тик” мә­дә­ни­ят са­ра­ен­да яңа со­лист­ка пәй­да бул­ды һәм бе­рен­че көн­нән үк үзе ту­рын­да ях­шы фи­кер ту­дыр­ды. Чын ар­тист – та­лант­лы җыр­чы, чи­бәр һәм сөй­кем­ле ха­тын-кыз. Хәт­та гап-га­ди гар­мун да аның ку­лын­да үзен­чә­лек­ле яң­гы­рый иде. Аның һәр җы­ры мәң­ге­лек ту­рын­да- тор­мыш, ае­ры­лу, мә­хәб­бәт, бә­хет ту­рын­да. Лә­кин иң мө­һи­ме – Хә­ния нин­ди ге­нә оч­рак­та да сок­лан­дыр­гыч бу­лып ка­ла бел­де. Мо­ның се­ре ма­тур ки­ем­дә дә, при­чес­ка­да гы­на да тү­гел, ә аның чис­та, са­ми­ми кү­ңе­лен­дә. Иҗа­тын яра­ту­чы бул­сын­мы, га­ди сөй­лә­шү­че бул­сын­мы – ке­ше­ләр­не үзе­нә тар­ту кө­чен­дә иде. Аның йө­рә­ге ке­ше­ләр өчен һәр­чак ачык, авыр ми­нут­лар­да ул иң бе­рен­че бу­лып яр­дәм­гә ки­лә иде. Мон­дый мө­нә­сә­бәт бер­кай­чан да оны­тыл­мый.

Чал­лы “Бәй­рә­ме”н­дә яр­ты ел эш­лә­гән “Бол­гар” бию ан­сам­бле На­ил Мө­хәм­мәт­җа­нов: “Хә­ния ко­яш ке­бек бал­кып чы­га иде. Ре­пе­ти­ци­я­не баш­лар ал­дын­нан баш­та без­нең, му­зы­кант­лар­ның, хә­лен бе­лә иде. Сә­ла­мәт­лек­кә бәй­ле проб­ле­ма­лар бул­гач, ул ми­ңа бик нык яр­дәм ит­те. Ча­бак­сар кли­ни­ка­сын­да­гы кыйм­мәт­ле опе­ра­ци­я­не һәм дә­ва­лау­ны ту­лы­сын­ча үзе тү­лә­де. Хә­ния Фәр­хи та­гын 20 ел үзе­нең оп­ти­миз­мы бе­лән без­не ка­нат­лан­ды­рып яшәр иде. Шу­ны тө­гәл бе­ләм: икен­че Хә­ния бер­кай­чан да бул­ма­я­чак – аны сәх­нә­дә бер­кем дә ка­бат­лый ал­мый, ул баш­ка пла­не­та ке­ше­се ке­бек иде”, ди.

Хә­ния Фәр­хи-Бик­та­һи­ро­ва икен­че кы­зын ту­дыр­ган­да Әни­сә Вә­ли­е­ва ба­ла ту­ды­ру бү­ле­ге мө­ди­ре бу­лып эш­лә­гән. “По­пу­ляр җыр­чы ми­не бе­рен­че ми­нут­лар­да ук сөй­кем­ле­ле­ге, гел ел­ма­еп то­руы бе­лән таң кал­дыр­ды. Кай­бер ана­лар­дан аер­ма­лы бу­ла­рак, са­быр­лы­гы бе­лән ае­ры­лып тор­ды. Аңар­да “йол­дыз чи­ре” бул­ма­ды, ул ал­ты ке­ше­лек па­ла­та­да ят­ты. 1995 ел­ның 24 дек­абрен­дә Ал­су ту­ды. Кы­зым нәкъ без­нең ни­ках һәм туй кө­нен­дә ту­ды бит дип шат­ла­нуы әле дә хә­те­рем­дә,” ди дан­лык­лы та­би­бә.

2004 ел­да Хә­ния Фәр­хи: “Мин уз­ган го­ме­рем­не кыз­ган­мыйм. Эш­лә­гән эш­лә­ре, кыл­ган га­мәл­лә­ре бе­лән ке­ше ел­лар уз­ган са­ен ма­ту­рая гы­на ба­рыр­га ти­еш”, ди­гән иде. Аның бу сүз­лә­ре бе­лән ки­леш­ми мөм­кин тү­гел. Ара­быз­дан кит­сә дә, ма­тур эш­лә­ре, моң­лы җыр­ла­ры кал­ды. Мил­лә­те­без­гә акыл­лы, иман­лы ике ба­ла бү­ләк ит­кән ана, онык­ла­рым дип өз­гә­лә­нү­че ярат­кан әби ул. Алия бе­лән Ал­су баш­ка­ла­быз Ка­зан­да яшә­сә­ләр дә, ма­тур итеп та­тар­ча сөй­лә­шә­ләр. Ба­ла­ла­рын да та­тар­ча тәр­би­я­ли­ләр. Әти­лә­ре, ту­ган­на­ры бе­лән бер­гә әни­лә­ре ис­тә­ле­ге­нә “Оны­ты­лыр ди­мә” дип исем­лән­гән зат­лы ки­тап-аль­бом чы­гар­ды­лар, ру­хы­на да­и­ми рә­веш­тә Коръ­ән аш­ла­ры уз­ды­ра­лар.

Кыс­ка гы­на го­ме­рен­дә мил­ләт­кә зур хез­мәт куй­ган ба­ла­сы өчен олы йө­рәк­ле, са­быр, 90 яшь­лек Ак әби – Фә­ния апа­га Ал­ла­һы Тә­га­лә сә­ла­мәт­лек, са­быр­лык бир­сен. Ул кы­зы­ның җыр­ла­рын хә­зер дә, күз яшь­ләр­сез тың­лый ал­мый. Хә­ния Фәр­хи­нең ту­га­ны, дус­ты, якы­ны бу­лу го­рур­лык та, җа­вап­лы­лык та. Аның ту­рын­да­гы хә­тер­не, җыр­лар­ны ки­лә­чәк бу­ын­нар­га тап­шы­ру да – мө­һим бу­рыч. Хә­тер яшә­сә – ярат­кан җыр­чы­быз ха­лык кү­ңе­лен­дә яшәр, чөн­ки хә­тер мәң­ге­лек. Бу яз­ма­быз Хә­ния Фәхрис­лам кы­зы ру­хы­на до­га бу­лып иреш­сен.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: