Авария нәтиҗәсендә ике кеше вафат булды
Яңалыклар тасмасы

Авария нәтиҗәсендә ике кеше вафат булды

Фаҗига Питрәч районында килеп чыкты.

Кешеләр үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте Питрәч районында Кулаева һәм Питрәч авылларын тоташтырган юлда килеп чыкты. 
Татарстан Прокуратурасы мәгълүматлары буенча 53 яшьлек «Рено Дастер» машинасын йөртүче идарә итүне югалта һәм юл кырыена төшеп әйләнеп каплана.
Нәтиҗәдә машина йөртүче һәм аның пассажиры хастаханәдә вафат булды. 
Юл-транспорт һәлакәте сәбәпләрен прокуратура тикшерә. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


юл-транспорт һәлакәте кешеләр үлеме

Нет комментариев