Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автобус белән йөк машинасы бәрелешеп, аздан гына шартлау булмый кала [фото]

112 бердәм диспетчер хезмәте номерына Татарстанның Биектау районында автобус һәм прицеп тагылган йөк машинасы бәрелшүе турында хәбәр килеп ирешә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, юл-транспорт һәлакәте бүген иртәнге 5 сәгать тирәсендә Казан-Малмыж трассасының 26 чакрымында - Калинино авылы янында булган.

Бәрелешкәннән соң йөк машинасының прицебы әйләнеп төшкән, ә автобус кюветка тәгәрәгән. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә, автобус йөртүченең аягы җәрәхәтләнгән. Йөк машинасы йөртүчесе зыян күрмәгән. Коткаручылар, машиналарның ялкынлануын булдырмаска дип, транспорт чараларынынң аккумуляторларын сүндергәннәр һәм трассага аккан ягулыкны юдырганнар.

http://www.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X