Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автогигантның директорлар советы

12 февральдә “КАМАЗ” акионерлык җәмгыяте Мәскәүдә диреткорлар советы утырышы үткәрә.

Көн тәртибенә 7 мәсьәлә кертелгән. Алар арасында компаниянең Мәскәүдә вәкиллеген ачу да бар. Киңәшмәдә шулай ук идарә әгъзаларының вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату; идарә әгъзаларының саны турында да фикер алышачаклар. Моннан тыш, КАМАЗның эчке аудит хезмәте эшчәнлеге планы һәм бюджеты да каралачак. Анда шулай ук кадрлар һәм бүләкләүләр буенча комитет турындагы нигезламә дә расланачак.

Февральдә автогигантта эшләүчеләрнең бер өлеше эштән туктый. Бу 14 көн дәвам итәчәк. Хезмәткәрләргә хезмәт хакының 2/3 өлеше түләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев