Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автокалада яшәүчеләрне этнографик диктант язарга чакыралар

Яр Чаллы «Зур этнографик диктант» бөтенроссия акциясенә кушылачак, чара 2 ноябрьдә оештырыла.

Акция Халык бердәмлеге көненә багышланган һәм Россия Федерациясенең һәр субъектында Бердәм вакытта – 10:00да узачак. Чаллыда Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия диктант язу мәйданчыгы булачак.

Теләгән һәркем диктант яза ала. Тест биреме ике өлештән торачак: 30 сорауны үз эченә алган федераль һәм региональ. Шуларның 20се – Россия Федерациясе этнографиясен белү, унысы – төбәк сегментын белүгә юнәлтелгән. Тест биремнәрен үтәү вакыты-45 минут.

Яр Чаллыда масштаблы акция икенче тапкыр үткәрелә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2016 елда диктант нәтиҗәләре буенча үткәрелгән анализ нигезендә, Татарстан Республикасы Россия буенча иң яхшы нәтиҗә күрсәтте-иң югары уртача балл 100 дән 81,3 не тәшкил итте. 2017 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан баллар саны буенча лидерлар өчлегенә керде, икенче урынны алды. Узган ел Россиядә һәм чит илләрдә 2600 мәйданчыкта 367 мең кеше диктант язды.

Диктант нәтиҗәләре 2018 елның 12 декабрендә Россия Федерациясе Конституциясе көненә билгеле булачак. 

 

http://nabchelny.ru/news/33958

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев