«Автомат тотып саклап тордылар, без идән ясадык»
Галия апа «КамГЭС»та эшләгән яшьлек елларын искә алды.
«Кызыбыз безнең белән эштә үсте»
«Уңган кеше баскан җирендә ут чыгара» дигән татар халык мәкале нәкъ Галия апа Әхмәтҗанова кебекләр турындадыр. 76 яшьлек хезмәт ветеран Тукай районы Кече Шилнә авылында җир җимертеп тормыш көтеп ята. Ике катлы йорт салдырган, мунчасы, гаражы, сарае – бар да бар. Берничә ел хәтта кош-кортлар, кәҗәләр дә асраган. Игътибар күп кирәк ди, шуңа бетергән. Хәзер татлы җимешләр, яшелчәләр үстерә, ишегалды тулы чәчәк, затлы агачлар-туялар. «Аллаһка шөкер, оҗмахта сыман яшим. Хезмәтемнең бәрәкәтен күрәм», – дип сөенә.
Галия апа 30 елдан артык «Камгэсэнергострой» берләшмәсендә таш идән ясаучы булып эшләгән. Чаллыдагы мәдәният йортлары, мәктәп, балалар бакчалары, универсам, хастаханәләр, «Жемчужина» санаториенең шома, мозаикалы идәннәренә игътибар иткәнегез бардыр. Аларның һәркайсында Галия апаның кул җылысы саклана.
«Муса Җәлил һәйкәле асларын да , Энтузиастлар бульварындагы фонтаннары яннарын да без ясадык. Эшләмәгән җир калмады», – ди героем.
Тумышы белән Галия апа Сарман районы Юлтимер авылыннан. Чаллыга гаиләсе белән 1972 елда Можгадан күченеп килгән. Шәһәрдә төзелеш кайнаган, яшьләр «КАМАЗ»га агылган чак. Тегү производстосы технологына укып, ательега эшкә керергә йөргән кыз да күп тә уйламый «КамГЭС»ка килеп урнашкан.
«Иремнең иптәше: «Әйдә төзелешкә керсен, яхшы бригадага куям», – дигән. Мозаика ясау остасы укучысы булып эшкә урнаштым. Ирем белән бер бригадада эшләдек. Икебез ике сменада. Кызыбыз Фәридә кечкенә иде әле ул вакытта. Балалар бакчасы бөтенесенә дә эләкми, «КАМАЗ» титулы буенча гына бирәләр иде. Шуңа бала безнең белән эштә үсте. Йокыга киткәч, кызлар носилка белән бер бүлмәдән икенчесенә күтәреп йөриләр иде», – дип искә ала ул яшьлек елларын.
«Җитәкчеләрне эшләттем»
Тора-бара Галия апаны бригадир итеп куялар. Биш мозаичниклар бригадасы арасында ул бердәнбер хатын-кыз бригадир була. «Ирләр минем белән ярышалар иде. «Әхмәтҗановага шикелле безгә дә шартлар тудырсагыз, без дә эшләр идек», дип әйтәләр иде», – ди.
Әмма аның эше хатын-кыз булганга түгел, үҗәтлеге, тырышлыгы аркасында шаулап барган шул. Цемент, чималлар булмаганда да кул кушырып утырмый аныкылар. Бригадасы белән чүплеккә барып мәрмәр калдыкларын җыеп кайткан чаклары да була.
«Бер елны ГЭС базарының ашханәсе идәнен ясарга алып килделәр. Пыяла юк. Ә рәсем төшерер өчен пыяла кирәк. Кызларга тәрәзәләрнең створкасын салдырып, берешәр пыяласын алырга куштым. Безгә пыяла алып килмәячәкләр, ә тәрәзәгә пыяла барыбер табылачак дип, шулай эшне башлап җибәрдек. Материал көтеп утырып булмый бит инде?! Муса Җәлилгә һәйкәл ясаганда да кызык хәл булды. 20 апрель, өмә көне иде. Җыелышып җитәкчеләр килеп төште. Шул вакытта цемент та китерделәр. Носилкалар күп. «Ленин да бүрәнәне беренче булып күтәреп йөгергән, әйдәгез, сез дә раствор ташыгыз әле, дидем. Бер машина цементны күз йомганчы ташып бетерделәр», – дип искә ала Галия апа.
«Чечняда эшләп кайттым»
1 сентябрьга мәктәпләрне тизрәк җиткерү бурычы торганда, Галия апа бригадасы берьюлы икешәр мәктәптә эшли. «Энергетик» мәдәният йорты идәннәрен ясаганда хәтта кунып эшләргә туры килә.
«Объектны кулланылышка тапшырырга кирәк. Кайтармыйлар. Йокы килә. Гардероб өстәле астында алмашлап кереп йоклый идек. Хәзер алай итеп эшләтерсең кешене! Эх, барыбер рәхәт, күңелле чаклар иде... Сагынам. Дус, бердәм идек», – ди.
Эшен җиренә җиткереп эшләүче Әхмәтҗановлар гаиләсен «КамГЭС»та бик хөрмәт итәләр. Җитәкчелек аларны хәтта Монголиягә командировкага җибәрә. Анда шәһәрдәшләр ТЭЦ идәннәрен ясыйлар.
«Ирем анда бер ел алдан китте. Кызым Фәридә 8 сыйныфны тәмамлагач, ике баланы ияртеп мин дә киттем. 5 ел буе шунда яшәдек», – ди.
Алай гына да түгел 1997 елны Галия апа берүзе Чечняга юл тота. Сугыш барган еллар. Туганнары бу адымнан баш тартырга күпме генә үгетләсәләр дә, ул колак салмый.
«Ирем үлгән иде инде. Балалар үскән, тормышка чыккан. Барырга булдым. Грозныйдагы җимерек йортларны күрсәгез! Кинодагы сыман. Танклар биналарга бәрелеп, кысылып калганнар. Урамда кораллы хәрбиләр йөри. Төне буе атышалар. Без җимерек биналарны төзекләндерә идек. Чечен хәрбиләре безне автоматлар белән саклап торып эшләтәләр иде. Минем җитәкчелектә бер 10лап кеше булгандыр. Чечняда бер айдан артык эшләдем. Акчасы да яхшы булды - 3 млн сумга якын иде ялгышмасам...», – ди.
Кыю шәһәрдәшебезгә төзүчеләр көне кысаларында узган россиякүләм җыелышта «Иң яхшы белгеч» дип, 200 мең сум премия дә тапшыралар. Ул вакытта бу зур акча була.
«Акча кайда эшләп була?»
«Акча кайда эшләп була?» – ди яшьләр. Төзелештә. Иң беренче чиратта үз эшеңне яратырга һәм аның остасы булырга кирәк. Андый очракта белдерүләр бирәсе дә булмый. Ишетеп-белеп үзләре эзләп киләләр. Мин «КамГЭС»та пенсиягә чыкканчы хезмәт куйдым, соңыннан сарафан радиосы буенча төрле объектларда эшләп йөрдем. Чират торып көтеп алалар иде. Эштән 70 яшьтә генә тукталдым. Әле бүген дә җиң сызганып эшләр идем, эш җиһазларым йорт янында гына тора, сәламәтлегем чамалы», – ди Галия ханым.
Үзенең йортындагы ишегалды, мунча, гараж идәне дисеңме – бөтенесе мәрмәрдән. Кызы Фәридәнең хуҗалыгын да ялт итеп куйган. Хәзер бар куанычы - чәчәкләр. Таң атканда аларның хуш исләрен иснәп яннарыннан узарга ярата. «Авылдагыча табакка салып шалтыр-шолтыр табак-савыт юулары да ни тора!» – ди.
Кызы Фәридә Хафизова:
«Әнием аркасында 2011 елда «Супер-әби» шәһәркүләм конкурсында җиңү яуладым. Мисырга путёвка бирделәр. Бәйгедә үзең турында сөйләргә кирәк иде. Ә мин әти-әнием, аларның хезмәте турында сөйләдем. Алар безне хезмәт сөяргә өйрәтеп үстерделәр бит. Бүген әниемнең 4 оныгы, 1 оныкчыгы бар», – ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев