Автомобиль заводында яңа җитәкче
1 декабрьдә Автомобиль заводы коллективына яңа директорны тәкъдим иттеләр. “КАМАЗ” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин приказы белән Автомобильләр заводы директоры итеп моңа кадәр автогигантта сыйфат департаменты директоры булып эшләгән Антон Сарайкин билгеләнде. Аңа 40 яшь.
Антон Викторович “КАМАЗ” акционерлык җәмгыятендә эшчәнлеген 2006 елда әйдәп баручы икътисадчы булып башлаган иде. Двигательләр заводында ул 4 ел эчендә завод директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары дәрәҗәсенә иреште. 2013 елда автогигантның икътисад департаменты директоры булды, ә 2018 елның гыйнварында “КАМАЗ”ның сыйфат департаментын җитәкләде.
Антон Сарайкин – икътисад фәннәре кандидаты, хатыны белән ике ул тәрбияли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев