Автозавод районында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясенә кушылдылар
Җиңү паркының кече мәйданында «КАМАЗ» мәдәният йорты әзерләгән мәдәни-күңел ачу чарасы оештырылды.
Бәйрәмдә эшләүче яшьләр активистлары Автозавод районы укучыларын якынлашып килүче уку елы белән котлады һәм аларга мәктәп кирәк-яраклары тапшырды. Шәһәрнең күп балалы һәм аз керемле гаиләләрендә тәрбияләнүче 36 укучысы әлеге бүләкләргә ия булды.Акциядә «Форд Соллерс Холдинг» ҖЧҖ, Яр Чаллы шәһәре буенча Пенсия Фонды идарәсе, «Ремдизель» АҖ, «Челны – Бройлер» ҖЧҖ, «Татэнерго» АҖ филиалы – «Яр Чаллы җылылык челтәрләре» яшьләр оешмалары катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев