Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Авылдашым белән горурланам

    Бүгенге Чаллы халкының иң зур күпчелеге - үткән гасырның 70нче еллары башында якын-тирә районнардан КАМАЗ һәм шәһәр төзелешенә килгән кешеләр. Безнең Тукай районыннан да Чаллыга бик күп яшьләр китте ул чакларда. Бу язмам шуларның берсе - авылдашым, гомерлек дустым Мөсәвир Мансур улы Гәрәев турында.

    Туган авылым Оргыдыда да, Чаллы шәһәрендә дә мактауга лаек, хөрмәтле кеше ул. Мөсәвирне мин үземне белгәннән бирле хәтерлим. Бергә уйнап үстек. Малай чакның кабатланмас шатлык-куанычлары да, борчу-мәшәкатьләре дә уртак булды. Авыл баласы бераз калкынуга, кул арасына кереп, ата-анага хуҗалык эшләрендә булыша башлый. Мөсәвир эшкә кулы ятып торуы, максатчанлыгы белән кечкенәдән үк аерылып тора иде. Тырыш, булдыклы ир заты булып үсте: көтүен дә көтте, колхоз басуларында гектары белән чөгендер дә сирәкләде, ындыр табагында эшләде, урман кисте, печәнен чапты, колхоз фермасында маллар туйдырды, тегермән тартты. Кирәк булганда Мөсәвир балта-пычкысын алып, колхоз төзелешендә эшләде. Кыскасы, кулыннан килмәгән эш юк иде егетнең. Шуңадыр, нинди авыр эш бар, Мөсәвиргә кушалар. Авыл бригадиры Сәмигулла абзый аның белән горурлана, гел мактап кына тора иде.

    Без үскән елларда колхоз җирендә эш бик авыр иде бит. Ник дисәң, авыл хуҗалыгы техникасы бик аз, булганы да иске. Менә генә эшли башлыйсың, техниканың бер җире ватыла да куя. Шул вакытларны хәтердә яңартып, сөйләшеп утырганда, Мөсәвир, комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгәндә, басу буйлап комбайн артыннан йөгереп ничәмә-ничә чакрымнар үтүен хәзер кызык итеп кенә искә ала.

    Бер-бер артлы еллар үтә торды, Кама ярында, комсомол-яшьләр төзелеше - Кама автомобиль заводын кору башлангач, без дә Чаллыга "томырылдык". Мөсәвир дә шәһәргә килеп урнашты, һөнәр училищесында укып, тракторчы һөнәрен үзләштерде, автомобиль йөртү таныклыгы алды. КАМАЗның рам пресслау заводына һөнәре буенча эшкә керде.

    Киң профильле тракторчы булып, КАМАЗ заводларында 15 ел эшләде авылдашым. Аннан соң шәһәрнең трамвай идарәсенә күчеп, анда да тракторга утырды. Әле дә шушы предприятиедә (хәзер ул "Электротранспорт" ҖЧҖ) механик-слесарь булып эшен дәвам итә, дустымның тракторчы стажы 40 ел.

    Туган авылын да онытмый Мөсәвир - чәчү, урып-җыю чорында Оргыды-Сәет бригадасында тракторчы булып сөрү, чәчү эшләрендә булыша. Аның кебек булдыклы тракторчылар җирдә аунап ятмыйлар шул.

    Хезмәт кешесенең тырыш, намуслы хезмәтен җитәкчеләр дә күрә - Мөсәвир Мансур улы Гәрәев шәһәр җитәкчелеге, "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте, "Электротранспорт" ҖЧҖнең күп санлы Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

    Мөсәвирнең күңелгә якын, игътибарга лаек тагын бер ягы бар: җыр-моң ярата ул, бик моңлы итеп иске җырларны җырлый, биеп тә җибәрә. Авыл бәйрәмнәрендә, сабан туйларында еш кына хәләл җефете Миңсылу белән бергә җырлыйлар.

    Гаилә тормышы да бик көйле, матур Мөсәвирнең. Миңсылуы белән ике ир бала үстерделәр. Уллары гаиләле инде. Әти-әниләрен сөендереп, дүрт онык бүләк иткәннәр.

    Ут өертеп эшли дә, матур итеп яши дә белә торган авылдашым ул минем. Тормыш юлы якташлары өчен дә, чаллылылар өчен дә өлге булырлык. Киләчәк тормышы да шулай матур булсын Мөсәвирнең, Аллаһы шатлык-куанычлардан, сәламәтлектән аермасын аны.

    Мәүлетҗан ХИСАМИЕВ

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: