Авыру карау бик авыр
Мәшәкатенә генә түгел, хәсрәтенә дә түзәргә туры килә.
Һәркайсыбызга, үз гомеребездә бер мәртәбә булса да, авыру кеше тәрбияләргә туры киләдер. Ике-өч айга сузыламы бу күңелсез мәшәкатьләр, дистә елларгамы, урын өстендәге инвалидны карарга туры киләме безгә, психик авырунымы – ничек кенә булмасын, зур сабырлык, рухый көч сорый торган очрак инде бу. Мондый гаиләләрдә авыруның үзенә дә, якыннарына да бик авыр, диләр белгечләр. Һәм бу авырлыкны азмы-күпме җиңеләйтү өчен... алар башта бу язмыш сынавы белән килешергә киңәш итәләр.
Үзең турында да онытма!
Авыру карау өчен сәламәтлек кирәк. «Шуңа күрә, нинди катлаулы хәлдә дә кеше үзе турында да кайгыртырга тиеш», – диләр белгечләр. Бар эшне дә үз өстеңә алырга ярамый! Бушлай табиблар һәм социаль хезмәткәрләр ярдәменнән файдалану турында да онытмыйк. Ярдәм итәрлек кешеләрнең – туган-тумачаның исемлеген төзү дә файдалы булачак. Дуслар белән күрешү, аралашулар өчен дә вакыт табарга тырышырга кирәк. Ә иң мөһиме – өйдә күтәренке кәеф сакларга омтылу. Бөтен яшәеш авыруга хезмәт күрсәтүгә кайтып кала, ә кергән кешенең шундук чыгып китәсе килә башлый икән, гаиләне саклап калу, балаларны бәхетле итү кыенгарак туры киләчәк.
Үзеңне кайгырту юк-бардан да тора. Теләгән вакытта утырып иркенләп бер чынаяк чәй эчеп алу, китап уку, музыка тыңлау, «Мунча ташы» карау, дуслар белән кафега барып кайту – болар барысы да безгә канәгатьлек хисе һәм алга таба яшәргә көч бирә.
Инвалид балалар
Белгечләр фикеренчә, инвалид балаларны карау-тәрбияләү икеләтә авыр. Чөнки, бердән, мәшәкатенә генә түгел, хәсрәтенә дә түзәргә туры килә. Икенчедән, әти-әнигә авыру баланың киләчәге турында да уйларга кирәк була. Ә бу бертуктамый баланы баланы савыктыру юлларын эзләү, аны социаль яктан үстерергә тырышып яшәү дигән сүз.
Психологлар авыру бала караучы әти-әниләргә берничә мөһим киңәш бирәләр:
• Баланы шул килеш тә яратырга тырышырга кирәк. Бөтен кимчелекләре белән. Шул вакытта гына ул үзен бәхетле хис итәчәк.
• Балаларының авыру икәнен белгәч, күпләр туганнары, дуслары белән аралашудан баш тарта. «Кайгы белән ялгыз калмаска тырышыгыз», –диләр белгечләр. Тулы канлы, кызыклы тормыш ул сезнең өчен генә түгел, авыру балагыз өчен дә кирәк.
• Бала ниндидер эшне үзе башкара ала икән, аның өчен эшләмәгез. Һәм гомумән, аңа башкалардан ким, авыру итеп карамаска тырышыгыз. Аны башкалар кебек булмаганы өчен генә кызганмагыз! Юкса, бу кызганулар аңа кыйммәткә төшәчәк.
Гел урын өстендә булса...
Урын өстендә ятучы авыру өчен шартлар тудырганда бик күп кагыйдәләрне истә тотарга кирәк икән.
• Беренче чиратта тынычлык сакланырга тиеш. Тавыш-кычкырышларны авыру аеруча авыр кичерә.
• Яктылыкның, һаваның җитәрлек күләмдә булуы шулай ук мөһим. Бүлмәне җилләтергә онытмагыз.
• «Температура 19-20 градус булса әйбәт», – диләр табиблар.
• Чисталык сакларга тырышыгыз. Дымлы чүпрәк белән идәннәрне, киштәләрне сөртеп алыгыз.
• Урын-җирен алыштырып торыгыз.
• Эчен катырмый торган ризыклар әзерләгез.
• Су эчертеп торыгыз. Организмга көн саен литр ярым су керергә тиеш. Углеводлар 500 йөз г-нан да артык булмасын, югыйсә, авыру артык авырлык җыячак.
• Гел хәрәкәтсез ятучыда пневмония башланырга мөмкин. Үпкәне эшләтер өчен шар кабартырга була.
• Озак ятудан тәндә җәрәхәтләр барлыкка килсә, синтомицин мазе сөртергә кирәк.
Үкенерлек булмасын
Якын кешесен югалткач, һәркайсыбыз бер сорауга җавап эзли икән: «Мин аның өчен барысын да эшли алдыммы?» «Әйе» дип җавап бирә алганнар үзләрен чагыштырмача тынычрак хис итә. «Юк» диючеләр – киресенчә. Кеше исән вакытта аның өчен кулыңнан килгәннең барын да эшләп калу, аның бәхиллеген, ризалыгын алу бик мөһим.
Ризидә Гасыймова әзерләде
Фото freepik.com сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев