Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Авызы белән рәсем ясаучы Ринат Ибраһимов: «Интернетны дөрес итеп файдалансаң, теләгән бар нәрсәгә өйрәнеп була»

Базарлы Матакта яшәүче моңарчы авызы белән рәсем ясаган Ринат Ибраһимов соңгы вакытта шөгылен башкага алыштырган. «Яшәсен ияк, борын», – ди ул. Шушы әгъзалары ярдәмендә егет интернеттан үзенә кирәкле мәгълүматны таба. Дөнья пәрәвәзе аның өчен яшәү мәгънәсенә әйләнгән.

Кечкенәдән церебраль паралич белән авырса да, Ринат хәрәкәтләнергә тырышкан. Шәфкать туташы булып эшләгән энисе Фәридә апага төнге сменага киткәндә, улын ялгыз калдырырга туры килгән. Бу вакытта  аңа күршеләр күз-колак булган. Әтисе Шамил 21 ел элек бакыйлыкка күчкән. Ринат ишекне  ияге  белән ачса, компьютерда  кирәкле төймәләргә күбрәк борыны белән баса.

– Ринат кебекләр өчен интернетның файдасы бик зур.  Аның бөтен дөньясы шунда бит. Телевизорны кабызмый. Планшеттан  кино, тапшырулар карый,  төрле уеннар уйный, үзе теләгән әйберләргә өйрәнә. Сәясәт белән кызыксына, музыка, яңалыкларны тыңлый, дуслары белән аралаша. Шашка-шахмат уйный. Күршедәге өлкәннәрнең телефоны көйсезләнеп китсә, аның янына керәләр. Белеме өч сыйныф кына булса да, белмәгәне юк. Кечкенә чакта  абыйсы  Руслан белән бергәләп рәсем ясарга, җырларга яраталар иде,  – ди  Фәридә апа.

Интернетның файдасы булса да, тик ул Ринатны  китап укудан, рәсем ясаудан биздергән. Ә бит авызы белән күпме пейзажлар иҗат иткән! Бер карауга  барысын да исендә калдырып, шуны  кәгазьгә төшергән. Аның  хезмәтләрен район мәдәният йортына күргәзмәләргә тапшырганнар. Әлеге сәләт әтисеннән күчкән. Без килгәч, Ринат моңа кадәр ясаган рәсемнәрен тартып чыгарды.

–   Онытылмаган икән әле, – дип, авызына карандаш кабып, яңаларын ясарга тырышты Ринат. – Төртә ала торган бар әгъзамны эшкә җигәм. Планшет өчен махсус  каләмем  (стилус) дә бар. Интернетны дөрес итеп файдалансаң, анда белем шулкадәр күп. Теләгән бар нәрсәгә өйрәнеп була.

Фәридә апа улының тормышка яраклашырга өйрәнүе өчен Казандагы психоневрологик шифаханә белгечләренә рәхмәт әйтеп туя алмый. Монда ул 6 яшьтә аяк атлап киткән. 16 яшькә кадәр улларын Казанга дәваланырга йөрткәннәр. Шифаханәдә компьютер сыйныфында белем алган. Менә шул күнекмәләрнең хәзер тормышта кирәге чыга.

Кечкенә чагында Чистайда яшәүче дәү әнисе Фәүзиягә каз бәбкәләре дә сакларга булышкан ул. Узган ел  86 яшьлек әбисен  үзләре янына яшәргә алып килгәннәр. Хәзер  дә Ринат әбисен ярдәменнән ташламый. Әнисе белән  үги әтисе Илдус өйдә булмаганда, телефон аша дәү әнисенең гозерен җиткерә. Телефон шалтыраса да, җавап бирә. Кирәк булса, тезләнеп, урамга да чыга. Чалбарының тез башы тишелмәсен өчен махсус ямау салганнар.

Иң яратканы – мунча, яратмаганы – өйдә күлмәкчән йөрү. Илдус абыйсы көнаралаш мунча кертә икән. Аның белән уртак телне  бик җиңел тапкан. Ринат уен-көлкене ярата,  беркайчан да зарланмый диләр.

Онлайн режим егетнең тормышына ямь өстәсә дә,  каядыр бару, аралашу  бөтенләй – икенче нәрсә.  Ринатның  төрле чараларда катнашасы килмиме икән?

– Авылда булгач, әллә кая барып булмый. Үзебезне үзебез кайгыртабыз. Әле ярый туганнар, якыннар исән. Узган ел инвалидлар көнендә искә алучы булмады. Без әйбер өмет итмибез, әмма искә алсалар, күңел күтәрелә. Элек инвалидлар җәмгыяте безне Казанга волейбол карарга алып барды. Ярышларга чакырсалар, каршы килмәячәкбез. Улыбыз теләсә кем белән аралаша, читенсенми, – диде Фәридә апа.

Сәламәтлеге чикләнгән кешеләргә карата мөнәсәбәт турында Әлки районының инвалидлар җәмгыяте рәисе Вайыс Даутовтан сораштык.

– Мин әле бу эшкә  ел башыннан гына керештем. Бүгенге вазгыятьтә күп кенә чараларны кичектерергә туры килде. Хәлләр үзгәреп китсә, музейга экскурсия оештырырга планлаштырабыз. Кино-театр бар, анда да чакырып була. Ринатның рәсем ясарга яратуын беләбез. Күргәзмәләрен дә оештырырга мөмкин. Теләкләре генә булсын, – диде Вайыс Даутов. – Районда 2 меңнән артык инвалид исәпләнә. Барысына да бүләк өләшеп булмый. Моның өчен акча каралмаган. Инвалидлар көненә спорт чаралары уздырабыз. Аңлыйм, аларга игътибар кирәк. Бәйрәмнәрдә хәл белешү гадәтен дәвам итәрбез.

 

Редакциядән: 16 июньдә Ринатка 37 яшь тулды. Без аны туган көне белән котлыйбыз. Кәефең һәрвакыт күтәренке, рухын нык булсын, иҗатын саекмасын Ринат.

Сәрия Мифтахова, Ватаным Татарстан

Фото:  Илдар Мөхәммәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев