Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ай-һай, ачлыктан шешенү түгел микән?

Илдә артык авырлыктан интегүче ирләр саны, 2003 елдагы белән чагыштырганда, өч тапкыр арткан.

“Бу – цивилизация чире. Җәмгыять баеган саен, симерүчеләр дә арта”, дип аңлатмакчы моны Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Оксана Драпкина. Моның белән килешү авыр. Кем әйтмешли, нәрсә ашасаң булмый. Макарон, икмәк, бәрәңге ише әйберләр симерүгә китерә. Ә менә ит, балык кебекләре, киресенчә, ябыктыра. Эш шунда: икенче исемлеккә кергән продуктларны алырга һәркемнең дә хәленнән килми.
Симерүдән интегүчеләр бигрәк тә Киров, Ырынбур, Пенза, Самара, Курган, Төмән, Новосибирск өлкәләрендә күп икән. Шуңа ярашлы, шикәр чирлеләр дә.

 

https://kiziltan.ru/zdorovie/16457-ay-ay-achlyktan-sheshen-tgel-mikn.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев