Айдар Нуриев: «Җиңүгә ирешү бик авыр булды»
«Шәһри Чаллы» игълан иткән «Китап укыйк» конкурсы ике атна дәвамында бик актив барды. Бәйгедә Татарстаннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә барысы 12 кеше катнашты. Иң күп тавыш җыеп, конкурста шәһәрдәшебез Айдар Нуриев җиңде. Аңа язучы Зифа Кадыйрованың култамгасы белән «Яраларым белән яратырмын...» дигән китабын бүләк иттек.
Җиңүчебезнең сүзләренә караганда, бәйгедә җиңүгә ирешү бик авыр булган.
– Бөтен танышлар, курсташлар, балалар бакчасына йөри торган кызымның тәрбиячеләре дә тавыш бирделәр. Иң соңгы көнне эштәге коллегаларым биргән тавышлар мине җиңүче итте. Хәзер бу китапны эшкә алып барам, нәрсә өчен ярышканымны күрсәтәм. Зифа Кадыйрованың бөтен китапларын мин дә, хатыным да укып чыктык. Яңасы юк иде әле. Мондый бүләккә без бик шат, көтеп алган китап бу. «Шәһри Чаллы» редакциясе коллективына зур рәхмәт, без сезне күзәтеп барабыз, яңа конкурсларны көтеп кенә торабыз, – диде җиңүчебез.
Айдар Нуриев тумышы белән Сарман районыннан. Чаллыга 2003 елда килгән. Белеме буенча физика, математика һәм информатика укытучысы. Алабуга дәүләт педагогия университетын кызыл диплом белән тәмамлаган. Озак еллар буе физика, информатика укыткан.
– Чаллының автомеханика техникумында компьютер системаларында программалаштыру юнәлеше буенча унике ел студентлар укыттым. Шул вакытта программалар эшләү белән ныклап кызыксына башладым, – ди Айдар. Бүген ул шушы өлкәдә хезмәт куя.
Әдәбиятка Айдар Нуриев мәктәптә укыганда ук тартыла. 6-7нче сыйныфларда шигырьләр яза башлый.
– Әдәбиятка мәхәббәтне татар теле укытучысы Рәмзия Габдрахманова уятты. Аның дәресләре бер сулышта үтә иде, – дип искә төшерә Айдар.
Нуриевларның гаилә китапханәсендә татар, рус, чит ил язучылары китаплары бар. Айдар үз белгечлеге буенча күп укый. Моннан тыш, ул тормыш-яшәеш темаларын ярата. «Эш буенча кирәкле китаплардан тыш, атнага бер-ике китап укыйм», – ди ул.
Хатыны Лилия прогимназиядә эшли. Ул Әмирхан Еники, Муса Җәлил, Галимҗан Ибраһимовның әсәрләренә өстенлек бирә. Нуриевларның өч кызы да китапларга гашыйк.
– Алар бик күп укыйлар. Өйдәге китапханәне гел тулыландырып торабыз. Кызларым бүләккә дә уенчык түгел, китап сорый. Үзләре дә кибетләрдән икешәр-өчәр меңлек китап алып кайталар. Моңа сөенәм генә, – ди әти кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев