Шəhри Чаллы

Аюны җиңгән "Йолдыз"

Башкортстанның Зилаер районының Сабыр авылында "Йолдыз" кушаматлы ат, чыннан да, йолдызга әйләнгән. Ул үзенең колыны өчен гомерен бирә язган. Ат бик яшь түгел инде. Җиде ел элек аның күз алдында колынын аю үтергән. Аннан соң ул җиде ел колынлый алмаган. Һәм менә июньдә колынчыгы туган. Аюлар бер үк корбаннарын эзәрлекли,...

Башкортстанның Зилаер районының Сабыр авылында "Йолдыз" кушаматлы ат, чыннан да, йолдызга әйләнгән. Ул үзенең колыны өчен гомерен бирә язган.

Ат бик яшь түгел инде. Җиде ел элек аның күз алдында колынын аю үтергән. Аннан соң ул җиде ел колынлый алмаган. Һәм менә июньдә колынчыгы туган. Аюлар бер үк корбаннарын эзәрлекли, диюләре дөреслеккә туры килә, ахры. Бер атна да үтмәстән, аю янә шушы атның колынына һөҗүм итә. Ләкин бу юлы "Йолдыз" аңа нәниен рәнҗетергә бирми, ә аюга каршы үзе көрәшә. Колын бөтенләй зыян күрмәгән, ләкин "Йолдыз"ның үзенең яралары бик тирән... Гомумән, бу тирәләрдә аюлар бик күп икән. Вертолеттан караганда алар урманда куяннар кебек йөгереп йөргәндәй күренә, ди. Бер ай элек алар ике сыерны баскан. Бәхеткә, әлегә кешеләргә һөҗүм итүләре турында ишетелми.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: