Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Аз чыгымнар белән сыйфатлы техника

    Чаллыда "Оборона-сәнәгать комплексы оешмаларына сакчыл җитештерү системасын кертү" дигән темага конференция үтте. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән барлыгы 500гә якын кеше катнашты. Алар пресс-рам, автомобиль, двигательләр заводларында лин (нәтиҗәле) тәҗрибәсе белән таныштылар, дискуссияләрдә, "түгәрәк өстәл"ләрдә катнаштылар. РФ хөкүмәте каршындагы хәрби-сәнәгать комиссиясенең күчмә утырышы юкка гына КАМАЗда үтмәде, чөнки автогигант 2008 елдан...

    Чаллыда "Оборона-сәнәгать комплексы оешмаларына сакчыл җитештерү системасын кертү" дигән темага конференция үтте. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән барлыгы 500гә якын кеше катнашты. Алар пресс-рам, автомобиль, двигательләр заводларында лин (нәтиҗәле) тәҗрибәсе белән таныштылар, дискуссияләрдә, "түгәрәк өстәл"ләрдә катнаштылар.

    РФ хөкүмәте каршындагы хәрби-сәнәгать комиссиясенең күчмә утырышы юкка гына КАМАЗда үтмәде, чөнки автогигант 2008 елдан башлап, лин-технологияләр кулланып товар җитештерә. Шул еллар эчендә 25 млрд сумлык икътисади нәтиҗәлелеккә ирешелгән. "КАМАЗ" ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Юрий Клочков әйтүенчә, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру икътисади үсеш һәм көндәшлеккә сәләтлелекнең төп нигезе булып тора. "Бүген нәтиҗәлелеккә ирешү буенча бердәм дәүләт стратегиясе кирәк. Бу юнәлештә бергәләп эшләсәк, югары нәтиҗәләргә ирешербез", - диде ул.

    ТР сәүдә-сәнәгать министры урынбасары Илдар Мингалиев КАМАЗны лин өлкәсендә танылган лидер дип бәяләде.

    "Оргпром" институты генераль директоры Алексей Баранов сакчыл җитештерүнең халыкара тарихы, ә КАМАЗның бу өлкәдә уңышларга ирешүен әйтте.

    Журналистларга биргән әңгәмәсендә Юрий Клочков Россия Президентының хезмәт җитештерүчәнлеген кимендә өч тапкыр арттырырга кирәк дигән сүзләрен куәтләп болай диде:

    - Сакчыл җитештерү - идарә итү ысулы түгел, ә тормыш фәлсәфәсе, бу фикерләүне, аңны үзгәртү. Шуңа күрә аны гамәлгә кертү җиңел түгел. Без аз чыгымнар белән югары нәтиҗәләргә ирешү өчен башта лин-технологияләрне һәр эш урынына керттек. Моннан башка табышка ирешеп булмый. Бу конференция тәҗрибә уртаклашып, нәтиҗәле ысулларны гамәлгә кертергә мөмкинлекләр тудырды.

    Конференциядә катнашучылар төркемнәргә бүленеп, пресс-рам, автомобиль, двигательләр заводларында булып, лин нигезендә җитештерүнең нәтиҗәлелеген үз күзләре белән күрделәр.

    Икенче көнне Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин, ТР хөкүмәте рәисе Илдар Халиков һәм башкалар катнашында "түгәрәк өстәл", Россия хөкүмәте каршындагы хәрби-сәнәгать комиссиясенең күчмә утырышы булды.

    Дмитрий Рогозин оборона заказы бу-енча җитештерелә торган хәрби техниканы аз чыгымнар белән сыйфатлы итеп ясарга кирәклеген әйтте. "Дәүләт заказына Россия бюджетыннан акча түләнә. Бу - халык акчасы. Димәк, аның һәр тиене исәптә булырга тиеш. Без сакчыл җитештерүне гамәлгә кертеп, югары сыйфатлы "акыллы" техника ясарга тиеш", - диде ул.

    Россия Президентының Идел буе федераль округы буенча вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич оборона сәнәгате предприятиеләренә адреслы ярдәм, заводларның матди-техник базасын ныгытырга, товарны күпләп (чөнки аз серияле товарның үзкыйммәте югары) җитештерергә, диде.

    Зөлфия ФОАТОВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: