Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Аз керемле гаиләләр быел яңа түләүләр алачак

7 миллиард сум акчаны дәүләт быел аз керемле гаиләләргә һәм социаль контракт төзелгән гражданнарга ярдәм итүне финанслау өчен бүлеп бирәчәк.

Түләүләр Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында Башкортстанда “Демография” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә ашырылачак.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, бүлеп бирелгән акчаларны программада катнашучы 21 төбәк алачак. Алар арасында: Татарстан, Башкортстан, Мордовия, Коми, Мари Иле, Тыва, Алтай, Удмуртия, Чувашстан, Кабарда-Балкар республикалары. Өлкәләр исемлегенә Вологда, Саратов, Түбән Новгород, Томск, Ивановск, Курган, Белгород, Липецк, шулай ук Алтай, Пермь һәм Приморье крайлары керә. Нәкъ менә шушы төбәкләр яшәү минимумының түбән күрсәткечләренә ия һәм мондый ярдәмгә мохтаҗ дип танылган.

Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы аңлатуынча, социаль контрактның төп шарты – бүлеп бирелгән акчаның көндәлек тормышта түгел, ә тормыш авырлыкларын җиңеп чыгуга тотынылуы мотлак. Чөнки программа кешеләргә кризислы вәзгыятьтән чыгу һәм үз-үзләрен тәэмин итүгә күчү өчен юнәлтелгән.

Шул максаттан чыгып, социаль яклау органнары һөнәри белем алу һәм эшкә урнашу, гаилә әгъзаларын дәвалау, кече эшкуарлык, яки ярдәмче хуҗалыкны үстерүдә ярдәм итү, авыр тормыш хәлен җиңәргә ярдәм итүче планнарны гамәлгә ашырырга әзерләнә.

 

 

Чыганак: Кызыл таң

Фото: mgazeta.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев