Шəhри Чаллы

Азакка кадәр казыячакбыз

Республика прокуроры Илдус Нәфыйков шушы көннәрдә журналистлар белән очрашты. Анда сүз "Татфондбанк"тагы хәлләр, балаларны интернетның начар йогынтысыннан саклау, урам җинаятьчелеге, хезмәт хаклары түләмәү турында барды. Журналистлар, әлбәттә, банклар тирәсендәге хәлләр турында сорады.

"Банклар - үзенчәлекле юнәлеш. Аларның эшчәнлегенә Милли Банк бәя бирми торып, хәтта прокурор да тыкшына алмый. Бу бөтенләй дөрес адым булмый. Анда прокурор керә икән - димәк, ул банкны үтерде, дигән сүз. Андый катгый адымнардан тыелып торырга кирәк, чөнки әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнүче махсус структуралар бар», - дип белдерде Илдус Нәфыйков. Ул уйлап әйтелмәгән сүзнең тулы финанс системасына зыян китерергә мөмкин дип белдерә. Соңгы вакытта кесә телефоннары аша банклар ябылуы турында халыкка коткы таратучы хәбәрләр килеп кенә тора. Теге яки бу финанс мәсьәләсе буенча җинаять эше ачылган икән, Прокуратурада аны азакка кадәр өйрәнәчәкләрен белдерделәр. "Бу әле ахыры түгел. Азакка кадәр казыячакбыз", - диде прокурор.
Татарстанда хезмәт хакы буенча җыелган бурыч күләме 2,5 тапкыр кимегән. Республика Прокуратурасының ярдәмгә килүе нәтиҗәсендә хезмәткәрләргә 500 миллион сумнан артыграк күләмдә бурыч түләнгән. "Безнең илдә мондый икътисадый вәзгыятьнең беренче ел гына хөкем сөрүе түгел инде. 2008 елдан бирле аның төрле фазаларын гына күреп киләбез. Хезмәт хакын түләү мәсьәләсен аерым игътибар үзәгендә тотабыз, бигрәк тә - быел. Район прокурорларына бу юнәлештә ныграк эшләргә, эш бирүчеләрне чакыртырга, җавапка тартырга, бу процессларны массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртырга кушылды", - диде Нәфыйков.
Прокурор социаль челтәрләрнең балаларга йогынтысы турында да сөйләде. "Баланың чын тормышка кызыксынуы кимергә тиеш түгел. Аларны социаль челтәрләргә төрлечә тартып кертәләр. Кем көчлерәк, кем кыюрак дип котыртып та, уенны дәвам итмәсә, якыннарына начар булачак, дип тә. Моны оештыручылар хәзерге яшьләрнең күпчелегенең виртуаль дөньяда яшәгәнлеген белә, - дип сөйли Илдус Нәфыйков. - Бала әйләнә-тирәдә дуслары, туганнары мисалында чын тормышта үзен күрсәтергә мөмкинлек барлыгын күрергә тиеш. Ата-анасы аның тормышы белән кызыксынмаса, ул социаль челтәрләргә кереп китәчәк. Бу хәлләрне хокукый яктан идарә итеп кенә булмый, законда моңа турыдан-туры җавап юк. Җинаять коддексының "үз-үзенә кул салуга илтүче" 110 маддәсе бар. Ләкин бу очракта җинаять эшенең төрле билгеләре булырга мөмкин. Шуңа да бу мәсьәләдә хокукчылар да, әти-әниләр дә уйланырга тиеш". Билгеле булганча, интернет челтәрендәге мондый гамәлләргә карата җинаять эше ачу турында закон проекты әзерләнгән булган. Тик әлегә мондый эшләрне башкаручы административ җаваплылыкка тартылачак.
Татарстан Прокуратурасында интернетта барган күп кенә гамәлләрне тикшереп тору өчен махсус система эшләвен белдерде. Мәгълүмати һөҗүм ясаучылар һәм башка күп төрле яшерен эшләр башкаручы интернет-сәхифәләр, сайтлар шунда ук тикшерелә башлый.
P.S. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе Түбән Камада мәктәп укучысының үлеме буенча җинаять эше кузгаткан. 2017 елның 11 февралендә Түбән Камада дәрес вакытында 14 яшьлек үсмер 15 яшьлек сыйныфташының күзенә пневматик пистолеттан ата. Укучыны авыр хәлдә Республика балалар клиник хастаханәсенә китерәләр. Биредә ул ике операция кичерә, ләкин табиблар ничек кенә тырышмасын, кичә ул җан бирде. Беренчел мәгълүматлар буенча, пистолетны мәктәпкә башка укучы алып килгән. Коралдан аткан үсмер аны иптәшенә саклап торырга биргән була. Пистолетны кире үзенә кайтаргач, ул дәрес азагына якынлашканда, янында утырган иптәшенә атып җибәрә.

Рәсимә Галиева https://www.vatantat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: