Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Азамат Гайнанов: “Чаллы мине танытты”

Чаллы тамашачысына таныш җырчы Азамат Гайнановның иҗатына быел 25 ел. Башкортстан егете бу матур шәһәрне "Пар аккошлар" җыры белән яулаган. Кем соң ул Азамат Гайнанов? Әйдәгез, сүзне үзенә бирик әле. БАШКОРТСТАННАН ЧАЛЛЫГА Тумышым белән Башкортстанның Илеш районы Текәй-Тамак авылыннан мин. Гаиләдә алты бала арасында икенчесе булып туганмын. Әтием Тәлгать, мәрхүм...

Чаллы тамашачысына таныш җырчы Азамат Гайнановның иҗатына быел 25 ел. Башкортстан егете бу матур шәһәрне "Пар аккошлар" җыры белән яулаган. Кем соң ул Азамат Гайнанов? Әйдәгез, сүзне үзенә бирик әле.

БАШКОРТСТАННАН ЧАЛЛЫГА

Тумышым белән Башкортстанның Илеш районы Текәй-Тамак авылыннан мин. Гаиләдә алты бала арасында икенчесе булып туганмын. Әтием Тәлгать, мәрхүм әнием Зөлфия исемле иде. Минзәлә театрында артист булып эшләдем. Бервакыт театрга Чаллыдан "Сердәш" ансамбле җитәкчесе, танылган композитор Ринат Гобәйдуллин килде. Әлеге ансамбльдән Резидә Шәрәфиева, Равил Галиев кебек затлы җырчылар чыккан. Ул вакытта аларның икесенең дә "Сердәш"тән киткән вакытлары иде. Ринат абый мине үзенә чакырды. Театрдан китеп, җырлый башладым. Анда берничә ел эшләдем дә, аннан соң аерылып чыгып, иптәш егет белән "НААЗ" дуэтын төзедек. Дуэтның исеме Наил һәм минем исемнән алынды. Ул вакытта татар эстрадасында ирләр дуэты бик юк иде. Аннары аерым җырчы буларак йөри башладык. Бүген "КамАЗ" мәдәният йортында эшлим. Чаллыда сольный концертларымны куйдым.

"ШУЛ ӘЙБЕРНЕ ЫЧКЫНДЫРДЫМ"

Кеше бакчасына таш атып та, мактанып әйтергә дә теләмим, әмма нигәдер бүгенге яшьләр бер-берсенә охшатып җырларга тырышалар. Яшь җырчы үзенең стилен, тавыш тембрын тапканчы башта бик нык эзләнергә тиеш дип саныйм.
Дөрес, элек миңа җырчы буларак мөмкинлекләр һәм тәкъдимнәр булды. Кирелек, танылу дәрәҗәсенә кызыкмау булды микән ул? Менә шул әйберне ычкындырдым. Хәзер моңа бераз үкенәм, әлбәттә. Җырчы буларак эшләргә Казанга да чакырганнар иде. Элек җырчылар да бик күп түгел иде бит...

ЙӨРӘГЕ УТЫЗДА

Йөрәгем әлегә буш. Бик күп кызлар социаль челтәрләрдә бу хакта сорыйлар. Җырларымны тыңлыйлар, фикерләрен язалар. Аннары, кая барсам да, чәчемә, күзләремә бәйләнәләр. "Чәчегез үзегезнекеме? Әллә парикмы ул? Күзләрегездә линзамы?" - дип сорыйлар. "Әлбәттә, үземнеке. Чәчләрем үзләре көдрә. Тумыштан ук. Зәңгәр күзләрем дә үземнеке. Гадәттә ул көдрә чәчләрне турайтып йөрим. Мода һәм стиль белән бик нык кызыксынам. Бертөрле кыяфәттә булуны аңлап бетермим. Бик еш үземне үзгәртеп торам. Шул рәвешле, чәчләр дә һәрвакыт үзгәрә.


ТАМАДА ЭШЕНЕҢ БАР МӘЗӘГЕ НӘРСӘДӘ?

Элек җырчыларның тамада булып эшләве дәрәҗәне төшерә дигән фикер белән килешә идем. Хәзер алай түгел. Башта тамада эшенә кереп китү ничектер читен булды. Бәйрәмнәр вакытында алып баручы янына аерым җырчыларны, артистларны чакыралар. Син анда җырчы булып киләсең. Җырлап чыгасың. Анда сиңа артистка караган кебек сокланып карап утыралар. Ә тамада булып килгәндә, сиңа бары тик алып баручы буларак карыйлар. Тамада өлкәсендә 10 ел эшлим.

Тамада эшенең бар мәзәге - "заказчик" белән сөйләшкәндә. Хәзерге яшьләр әллә ни тели. Әмма үзләренең нәрсә теләгәннәрен аңлап бетермиләр. Һәр туйның үз программасы була, уены, тегесе-монысы... Бервакыт яныма бер пар килде: "Безгә, әти-әниләргә һәм кунакларга тотынмаска! Уеннар безгә кирәкми. Әмма туйның бик кызык булуын телибез", - диләр. "Кунакларга, сезгә тимәгәч, уеннар кирәкмәгәч, нәрсә була ул?! Бик нык кызык кирәксә, барлык кунакларыгыз белән циркка барыгыз", дидем җайлап кына...

Тамада эше бик авыр. Бөтен энергияңне биреп алты сәгать буе кеше күңелен күрәсең. Әмма яшь парларның туйларын истә калырлык итә алуым сөендерә. Алар туйдан соң да кат-кат рәхмәт сүзләрен яза әле.

"Акчарлак" газетасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев