Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Азан» - яңа вакытта

«Азан» интернет-радиосының моңа кадәр популяр булган һәм яңа тапшырулары яңа вакытта эфирга чыга башлый. Биш кешедән торган профессиональ коллектив ай саен 150 тапшыру, дини чаралар уздыру урыннарыннан турыдан-туры трансляцияләр, яңалыклар чыгарылышларын әзерли башлый. Моннан тыш, һәр көнне турыдан-туры эфирда танылган дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, тарихчылар белән әңгәмәләр каралган. Бүгенгә кадәр...

«Азан» интернет-радиосының моңа кадәр популяр булган һәм яңа тапшырулары яңа вакытта эфирга чыга башлый. Биш кешедән торган профессиональ коллектив ай саен 150 тапшыру, дини чаралар уздыру урыннарыннан турыдан-туры трансляцияләр, яңалыклар чыгарылышларын әзерли башлый. Моннан тыш, һәр көнне турыдан-туры эфирда танылган дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, тарихчылар белән әңгәмәләр каралган. Бүгенгә кадәр күркәм гамәл булган, «Кол Шәриф» мәчетеннән җомга вәгазьләрен турыдан-туры эфирда тапшыру да дәвам итәчәк.

Татарстанның беренче мөселман радиосы «Азан» Интернет аша тәүлек буе татар, рус һәм гарәп телләрендә эфирга чыга. Тыңлаучыларга дини, әхлакый темаларга тапшырулар тәкъдим ителә. Төп максат: киң җәмәгатьчелеккә исламның асыл кыйммәтләрен ачу. Ата-бабаларыбыздан калган дини мирасыбызны түкми-чәчми киләчәккә алып баручы күпер буларак файдаланып, динебезнең аклыкка, татулыкка өндәвен күрсәтү.

Эфирга биреләчәк тапшыруларның төп максаты - Русия һәм Татарстандагы традицион ислам кыйммәтләрен тыңлаучыга кат-кат аңлату, террорчылык һәм экстремистлыкка каршы көрәш. Тапшыруларның эфирга чыгу вакыты белән бергә, «Азан» радиосының бизәлеше дә үзгәрде.

«Азан» интернет-радиосын кесә телефоннарына махсус кушымта ярдәмендә урнаштырырга мөмкин. Тапшырулар челтәре тулысынча рәсми сайтта: www.radioazan.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев