Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Азан әйтә беләсеңме?

7 февральдә Чаллы шәһәренең "Нур-Ихлас" мәчетендә азан әйтү бәйгесе үтте. Анда катнашучылар иң элек мәчет имам-хатыйбы Әлфәс хәзрәт Гайфуллинның азан тарихы, аны әйтүнең нинди саваплы гамәл булуы хакындагы вәгазен тыңладылар. "Һәр мөселман ир-ат өчен матур итеп азан әйтә белү бик тә кирәкле гамәл. Шуңа күрә дә бәйгенең максаты - мөселманнар...

7 февральдә Чаллы шәһәренең "Нур-Ихлас" мәчетендә азан әйтү бәйгесе үтте. Анда катнашучылар иң элек мәчет имам-хатыйбы Әлфәс хәзрәт Гайфуллинның азан тарихы, аны әйтүнең нинди саваплы гамәл булуы хакындагы вәгазен тыңладылар.

"Һәр мөселман ир-ат өчен матур итеп азан әйтә белү бик тә кирәкле гамәл. Шуңа күрә дә бәйгенең максаты - мөселманнар арасында азан әйтү осталыгын арттыру, аның сүзләрен һәм догасын тәҗвид кагыйдәсе буенча әйтүгә ирешү, бабаларыбыз мәкаме белән әйтүне үзләштерү, балаларда азан әйтүгә кызыксынуны арттыру," - диде ул.

Бәйге өч яшь төркемендә үтте. Иң башта 40 яшьтән өлкәнрәкләр азан әйтү буенча үз осталыкларын күрсәттеләр. Аннары 16 яшьтән 40 яшькә кадәрге төркем әгъзалары ярышты. Иң соңгылары булып балалар азан әйтте. Җиңүчеләр балл системасы нигезендә билгеләнде. Олылар төркемендә мәчет хезмәткәре Камил хаҗи Шәйхинуров иң күп баллны җыйды. Равил хаҗи Түләков һәм Галимҗан хаҗи Сабиров икенче, өченче урыннарны яуладылар. Икенче төркемдә Эмин Мамедов иң яхшы нәтиҗәне күрсәтте. Курбан Магамедов һәм Парвис Нуриев - икенче, өченче урыннарда. Балалар төркемендә иң матур һәм дөрес итеп азан әйтүче булып 20 нче мәктәп укучысы Руслан Нәҗипов танылды. 44 нче мәктәп укучысы Арслан Шамилов аңардан бер баллга гына калышып икенче урынны яулады. Ә өченче урынга жюри бертуган Данил (8 яшь) һәм Данис (6 яшь) Кисилевлар лаек дип тапты.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Рәсемдә: Руслан Нәҗипов азан әйтә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев