Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Азатлык Чаллы мәйданын реконструкцияләү проекты ArchDaily & Strelka Award 2019ның иң яхшы эшләре арасына керде

Шәһәр мэры Наил Мәһдиевның иртәнге сәфәренең соңгы объекты Азатлык мәйданы булды.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиевның иртәнге сәфәренең соңгы объекты Азатлык мәйданы булды. Исегезгә төшерәбез, реконструкциянең икенче этабы кысаларында күзәтү мәйданчыгы, фонтан, амфитеатр, видеокүзәтү һәм су сибү системасы төзелеше башкарылган. Амфитеатрдан тыш, проектлаучылар фикере буенча, яңа корылмада кафе, ә подвал бинасында җәмәгать бәдрәфе пәйда булырга тиеш.

"Проект авторлары Голландиялеләр килде. Аларга барысы да ошады. Алар биредә көн үткәрделәр, фотога төштеләр, теркәп, конкурска җибәрделәр. Азатлык мәйданы да 14 илдән килгән иң яхшы 50 эш исемлегенә кергән. Алга таба тавыш бирү булачак һәм иң яхшылары сайланачак. Бу бик шәп. Моның белән горурланырга була", - дип сөйләде архитектор Равил Сафиуллин.

 

 

Наил Мәһдиев инде хәзер үк иҗтимагый киңлекнең ничек файдаланылуын бәяли алды. Амфитеатр каршындагы мәйданда күнегүләр – «Чемпион белән зарядка» уздырылды, аны көрәш буенча атказанган спорт мастеры, көрәш буенча 2 тапкыр дөнья һәм Россия чемпионы Замира Гаетова һәм пляж бодибилдингы буенча вице-чемпион Ленар Гаетов үткәрде

Мэр шәһәр халкының яңа объектларга карата куллану мөнәсәбәте булмаска тиешлеген билгеләп үтте.

 

http://nabchelny.ru/news/37307

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев