Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Азнакайда яшәүче хатын нәни кызын балконда туңдырып, суга тончыктырып тәрбияләгән

Баланы анасы вәхшиләрчә кыйнап торганын әбисе полициягә хәбәр иткән.

Татарстанда үзенең 7 яшьлек баласын вәхшиләрчә җәзалаган хатынны хөкем итәләр. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Азнакай районында яшәүче 37 яшьлек хатын 7 яшьлек кызын системалы рәвештә кыйнап тора. Ул кызын кыш көне салкын балконга чыгарып бастырып туңдыра, ваннада суга салып тончыктыра, бер тапкыр кыйнаганда баланың бармагын сындыра. Бу хатын баласын матур язмаган, башлыгын дөрес кимәгән һәм башка хилафлыклары өчен җәзалый.

Хатынның вәхши гамәлләре турында баланың әбисе полициягә хәбәр итә. Хәзерге вакытта кыз вакытлыча әбисенә тәрбиягә бирелгән. Тикшерү бу хатынны ана хокукыннан мәхрүм итү процедурасын башлаган.

Җәзалаучы ананың язмышын суд хәл итәчәк. Аны «балигъ булмаган баланы тәрбияләү вазифаларын башкармауда» һәм «сәламәтлеккә уртача авырлыктагы зыяны китерүдә» гаеплиләр.

 

 

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X