Шахри Чаллы
  • Рус Тат
  • Бакча каракларын нинди йортлар җәлеп итә?

    Ел башыннан Чаллыдагы бакчалардан әйбер урлауның 14 очрагы теркәлде. Бу узган елгыдан бермә-бер артык. 2нче "Комсомольский" полиция участогының җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы Айрат Гавариев сүзләренә караганда, төсле металл юллаучылар статистиканы арттыра. Шәһәр бакчаларын талаучылар суыткычлар, газ плитәләре алып чыгып китәләр, элекгрүткәргечләрне кисеп алалар. Әлеге "товар"ны исә кабул итү пунктларында бернинди...

    Ел башыннан Чаллыдагы бакчалардан әйбер урлауның 14 очрагы теркәлде. Бу узган елгыдан бермә-бер артык.

    2нче "Комсомольский" полиция участогының җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы Айрат Гавариев сүзләренә караганда, төсле металл юллаучылар статистиканы арттыра. Шәһәр бакчаларын талаучылар суыткычлар, газ плитәләре алып чыгып китәләр, элекгрүткәргечләрне кисеп алалар. Әлеге "товар"ны исә кабул итү пунктларында бернинди шикләнүсез кабул итәләр.

    Ә каракларны, кагыйдә буларак, күршеләре дә еш йөрми торган, сак хезмәте дә булмаган урамнардагы тыйнаграк йортлар җәлеп итә. Күзләре нәрсәгә төшә - барысын да рәттән урлыйлар. Азык-төлеккә кадәр "чистартып" чыгалар. Иң нык зыян күрүчеләр - иске шәһәрдәге "Гидротөзүчеләр-1" ширкәтендә. Сәбәбе: монда сак хезмәте оештырылмаган. Өстәвенә, ташландык бакчалар да җитәрлек.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: