Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бакчачы игътибар һәм ярдәм көтә

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев бакчачылык ширкәтләре ассоциациясе рәисе Валентина Тыртышная һәм ширкәт рәисләре белән очрашты. Шәһәрдәшләрнең шактый зур күпчелеге бакчачылык белән шөгыльләнүен исәпкә алганда, ширкәтләр берлегенә шәһәр җитәкчелеге тарафыннан мондый игътибар бик тә зарур. Җәмәгать башлангычларында эшләүче бакчачылар берләшмәсенең шәһәр җитәкчелегенә моң-зарлары, тәкъдим-үтенечләре шактый җыелган, хәл итәсе проблемалар да байтак....

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев бакчачылык ширкәтләре ассоциациясе рәисе Валентина Тыртышная һәм ширкәт рәисләре белән очрашты. Шәһәрдәшләрнең шактый зур күпчелеге бакчачылык белән шөгыльләнүен исәпкә алганда, ширкәтләр берлегенә шәһәр җитәкчелеге тарафыннан мондый игътибар бик тә зарур.

Җәмәгать башлангычларында эшләүче бакчачылар берләшмәсенең шәһәр җитәкчелегенә моң-зарлары, тәкъдим-үтенечләре шактый җыелган, хәл итәсе проблемалар да байтак. Болар бакчаларга йөрүгә тарифлар, начар юллар, бакчачыларга медицина ярдәме күрсәтүдәге кыенлыклар, каты көнкүреш калдыкларын чыгаруның кыйммәт булуы, электр энергиясе белән тәэмин итү четереклекләре, ут, су белән тәэмин итү һәм башка проблемалар.

Ассоциация рәисе Валентина Марковна сүзләренә караганда, Наил Мәһдиев шәһәр җитәкчелеге бакчачыларны ширкәтләргә йөртүдән баш тартмавын белдергән, бакча сезоны башланганчы пассажирлар йөртүгә тендер үткәреп, ташламалы юл йөрү талоннары белән тәэмин итәргә вәгъдә биргән. Аккош күле һәм Чулман елгасы арасындагы дамбаны да быел, бакча сезоны кергәнче ремонтлау мәсьәләсе хәл ителәчәген белдергән.

Быел бакчачыларны йөртү белән муниципаль транспорт предприятиесе шөгыльләнәчәген, шул максаттан инде 60 зур автобус әзер булуын хәбәр иткән идек. Үткән ел бу эшне пассажир предприятиеләренә йөкләү үзен акламаган. Бакча юлларын ремонтлау проблемасы да өлешчә генә хәл ителгән. Ассоциация бу мәсьәләдә Тукай районы җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә уйлый.

"Еллар буе җыелып килгән проблемалар күп, әлбәттә, аларны берьюлы чишеп бетерү дә мөмкин түгел. Ләкин хәл итү зур чыгымнар сорамаган мәсьәләләр дә бар. Мәсәлән, Тукай районы бакчачылык ширкәтләренә шәһәрнең ашыгыч ярдәм машиналары бармый. Ә Тукай районыннан килгәннәре урында ярдәм күрсәтә, ләкин авыруны район хастаханәсенә алып китми, чөнки бакчачы шәһәрдә яши. Үзара килешеп, бу мәсьәләнең җеп очын табарга була. Сезон саен ничәмә кешеләрнең гомере кыл өстендә тора бит. Үстергән җиләк-җимеш, яшелчәнең, шул исәптән, эшкәртелгәненең артыгын күпләп сату мәсьәләсе дә хәл итмәслек проблема түгел", - ди ассоциация рәисе.

Күмәклектә - көч, дигән халык әйтеме бар. Чаллы бакчачылары да үз ассоциацияләрен төзегәндә әнә шул акыллы әйтемне истә тотып эш иткәннәр. Чөнки бакчачылык ширкәтенә караганда, аларның берничәсен эченә алган берләшмәнең дәүләт органнарына гозер-үтенеч һәм таләпләре күпкә үтемлерәк бит. Валентина Тыртышная да киләчәктә шәһәр һәм Тукай районы администрациясе белән тыгыз элемтәдә эшләргә, барлык проблемаларны бергәләп хәл итәргә уйлыйбыз, максатыбыз - ярдәмгә мохтаҗ бакчачыларга булышу, проблемаларны бергәләп хәл итү, диде.

Татарстан Юстиция министрлыгында теркәлгән, җәмәгать башлангычларында эшләүче Чаллы бакчачылык ширкәтләре ассоциациясе әлегә биш кенә оешманы - "Ягодка", "Заря", "Ромашка-1", "Гидростроитель-1", "Весна-1" ширкәтләрен берләштерә. Чаллыда барлыгы - 15, Тукай районы территориясендә 77 бакчачылык ширкәте бар. Шәһәр һәм район җитәкчелеге бакчачылык ширкәтләре ассоциациясенә йөз белән борылып, аларның еллар буена хәл ителми килгән проблемаларын чишәргә ярдәм итсә, ассоциация составына керергә теләүче ширкәтләр саны да артыр иде.

Үз чиратында, ассоциациягә дә активрак, таләпчәнрәк, эшлеклерәк булырга кирәктер, бәлки. Ник дигәндә, шәһәрдә шундый берләшмәнең барлыгын белмәүче ширкәт җитәкчеләре дә бар.

Хәер, бакчачылык ширкәтләренең күбесе алма пеш, авызыма төш, дип ятудан файда юклыгын белә. Шуңа да, булсын дип эшләгәннәре үз проблемаларын аз-азлап булса да, үзләре хәл итәргә омтыла. Мәсәлән, "Силикатчик" бакчачылык ширкәтендә бакчачыларның саны яртылаш кимегән булган. Бүген аларны кайтару юнәлешендә максатчан эш бара. Шәһәрдән 7 чакрым ераклыктагы участокларына бакчачылар менә берничә ел инде шәп юллардан йөриләр. Транспорт проблемасы да кискен түгел. Шәһәр билгеләгән автобуслардан тыш, нефтебазага баручы автобуслар хезмәтеннән дә файдалана халык. Ширкәттә утны һәм суны өзмичә бирү юлларын эзлиләр. Биредә күп еллардан бирле артезиан коесыннан файдаланалар. Янәшәдә чишмә дә бар, ике елга бер мәртәбә суының эчәргә яраклылыгын тикшертеп торалар.

Яшерен-батырын түгел, яшьләр бакчачылык белән шөгыльләнергә ашкынып тормый хәзер. Ширкәтләрдә ташландык бакчалар барлыкка килүнең төп сәбәбе дә шул. Ләкин соңгы елларда, яшәү урынында теркәлү хокукы алу өмете белән, участокларда яшьләр икешәр катлы йортлар сала. Бакчачылык ширкәтләренә газ һәм су кертелгән очракта, чыннан да, күпләр өчен торак проблемасы хәл ителер иде. Ләкин бу юнәлештә әлегә республика программасы эшләнмәгән. Шулай да бакчачылар әлеге мәсьәләнең уңай хәл ителәсенә ышаналар.

Илгизә ЛОТФУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев