Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бакчаларга барудан да мәхрүм булырбызмы? –

дип хафалана пенсионерлар. Чөнки шәһәр бюджетының 2015 елга планлаштырылган чыгымнар маддәсендә ташламалы категорияле халыкны бакчаларга йөртүгә узган елгы сумма, ягъни 15 млн сум гына бүленде. "Бензинга бәяләр артуын исәпкә алсак, талоннар тагын да кимрәк булачак", - ди шәһәр советы депутаты Илдус Камалов. Шәһәр советының даими комиссияләрендә депутатлар 2015 елга бюджетны...

дип хафалана пенсионерлар. Чөнки шәһәр бюджетының 2015 елга планлаштырылган чыгымнар маддәсендә ташламалы категорияле халыкны бакчаларга йөртүгә узган елгы сумма, ягъни 15 млн сум гына бүленде. "Бензинга бәяләр артуын исәпкә алсак, талоннар тагын да кимрәк булачак", - ди шәһәр советы депутаты Илдус Камалов.

Шәһәр советының даими комиссияләрендә депутатлар 2015 елга бюджетны расладылар. Әйтик, җыелачак салымнар исәбенә керем өлеше 7,2 млрд булырга, ә чыгым өлеше 7 млрд 193 млн сумнан артмаска тиеш. Шул суммадан квартал арасындагы юлларны төзекләндерүгә - 5 млн, ливневка канализацияләрен төзек хәлдә тотуга шулай ук 5 млн сум бирелә. 30 млн сумнан артык чыгым "Юл фонды"н финанслауга тотылачак.

Чыгымнар суммасын формалаштырганда, 2015 елның 1 октябреннән бюджет оешмаларында эшләүчеләргә артачак (5%) хезмәт хакы да, азык-төлеккә күтәреләчәк бәяләр дә (5%), коммуналь хезмәтләр өчен түләүне индексацияләү дә (6%) исәпкә алынды, диелә башкарма комитеттан алынган мәгълүматта. Чыгымнарның иң күп өлеше (72,8%) хезмәт хакы түләүгә тотылачак. Ә үз техникасы булмаган пенсионерлар өчен бакча юлы тора-бара тәмам өзелмәгәе. Ташламалы талоннар елдан-ел кимүгә бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев