Бакчаларга сабыйларны туплый башлыйлар
1 апрельдән Чаллыда балалар бакчаларына балаларны комплектацияләү башлана. Быел бакчаларга 8500гә якын бала алыначак, аның 1000гә якыны ясле группасына туплана. Өстенлек 2014 елда туган малайлар һәм кызларга биреләчәк. Җитәкчеләр ата-аналарга "Электрон балалар бакчасы"ннан чиратны күзәтеп торырга киңәш итәләр. Чират килеп җиткәч, бер ай эчендә документлар рәсмиләштерү өчен балалар бакчасына барырга...
1 апрельдән Чаллыда балалар бакчаларына балаларны комплектацияләү башлана. Быел бакчаларга 8500гә якын бала алыначак, аның 1000гә якыны ясле группасына туплана. Өстенлек 2014 елда туган малайлар һәм кызларга биреләчәк. Җитәкчеләр ата-аналарга "Электрон балалар бакчасы"ннан чиратны күзәтеп торырга киңәш итәләр. Чират килеп җиткәч, бер ай эчендә документлар рәсмиләштерү өчен балалар бакчасына барырга кирәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев