Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бал суының файдасы

Бер умарта корты мең ярым чамасы чәчәктән 70 мг нектар җыя.

Умартачылык продуктларының дәвалау үзенчәлекләре турында күптәннән билгеле. Халык медицинасында гына түгел, хәзерге фәнни медицинада да төрле авыруларны дәвалауда бал киң кулланылышта. Бал организмның халәтен яхшырта, аңа көч бирә. Япон табиблары фикеренчә, бал – кеше организмына файдалы йогынты ясаучы табигый продуктлар патшасы.

Иң популяры – чәчәк балы. Бигрәк тә юкә, карабодай, акация, кандала үләне (донник), горчица, мамык, көнбагыш сортлары. Балның ачык төстәге сортлары аеруча кыйммәткә ия: акация, юкә һәм башкалар, искәрмә итеп карабодай сортын атарга була. Кара төсле сортлар организм өчен кирәкле минераль матдәләргә бай.

Балда якынча 60 төрле матдә бар. Барлык сортларның төп өлеше углеводлар: глюкоза (виноград шикәре) һәм фруктоза (җимеш шикәре). 100 грамм балда 0,3-3,3 процент аксым, 77,2 процент углевод бар һәм организмга 335 калория энергия бирә. Пантотен кислотасы, фолий кислотасы, В2, РР, С, В6, Н (биотин), Е, К витаминнары чагыштырмача зур күләмдә.

Балдагы ферментлар организмның матдәләр алмашын сизелерлек тизләтә. Аның составына минераль матдәләрдән кальций, натрий, магний, тимер, күкерт, йод, хлор, фосфор тозлары керә; шулай ук микроэлементлар: марганец, кремний, алюминий, бор, хром, бакыр, литий, никель, кургаш, аккургаш, цинк, осмий һәм башкалар.

Бал суын әзерләү

Бер стакан кайнатылмаган суда 1 чәй кашыгы бал эретегез. Әлеге катнашмадан 30 процентлы бал эремәсе килеп чыга һәм ул составы буенча кан плазмасына охшаган. Кайнатылмаган суда бал кластер бәйләнешләрен формалаштыра, бу аның дәвалау үзенчәлекләрен тагын да арттыра.
Бал суының файдасы:

– Ашкайнату системасына яхшы йогынты ясый. Ашказаны-эчәк трактының барлык звеноларының эшчәнлеген яхшырта.
– Иммунитетны ныгыта. Хроник борын томавын, бронхитны бетерә, үпкәләрдән лайланы чыгара (табигый юл белән – эчәклек аша).
– Ашказаны-эчәк трактындагы барлык төр паразитлар үрчүдән туктый.

Бүгенге көндә бал иң файдалы һәм кирәкле продуктлар рәтендә. Ләкин бал һәм башка умарта продуктлары, хәтта югары сыйфатлысы да – иң еш очрый торган аллергеннарның берсе. Аллергияле кешеләргә саклык белән кулланырга киңәш ителә.

Олыларга балны көн дәвамында 100-150 грамм ашарга ярый. Аны организм яхшырак үзләштерсен өчен ашарга 1,5-2 сәгать кала яки ашаганнан соң 3 сәгать узгач ашарга кирәк. Ә балаларга көнгә 1-2 чәй кашыгы да җитә.

Бу кызыклы! 

Бер умарта корты мең ярым чамасы чәчәктән 70 мг нектар җыя. Бөҗәкнең эчендәге махсус бал «капчыгы» нәкъ шуның кадәр сыйдырырга сәләтле. Җыелган нектарны ул умартага алып кайтып балавызлы кәрәзләргә тутыра һәм сыекчаның парга әйләнүен тизләтү өчен канатлары белән көчле кага башлый. Ул моны бал куерганчы эшли. Соңыннан куерган нектарга умарта корты үзенең агуын куша. Әлеге агу балны әчүдән саклый. Аннары бөҗәк бал кәрәзләрен каплый. Нәкъ шушы этаптан соң балны җитлеккән дияргә дә була.

Алинә Баһаветдинова әзерләде
Гүзәл Хисмәтова фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт