Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бала сөюдән дә татлырак хозурлык юк дөньяда!

7-16 сентябрьдә табиблар шәһәрдәшләребезне хатын-кызлар һәм ирләрнең репродуктив сәламәтлеген саклауның әһәмияте турындагы җитди сөйләшүгә чакыра. Әлеге теманың ункөнлек кысаларында күтәрелүе очраклы гына түгел. Тормыш-көнкүреш шартлары яхшыруга карамастан, халыкның сәламәтлеге елдан-ел начарая. Бигрәк тә бала тудыру яшендәгеләрнең физиологик халәте борчу тудыра. Патология белән туган балалар саны арта. Сәбәпләре нидән гыйбарәт? Бу...

7-16 сентябрьдә табиблар шәһәрдәшләребезне хатын-кызлар һәм ирләрнең репродуктив сәламәтлеген саклауның әһәмияте турындагы җитди сөйләшүгә чакыра. Әлеге теманың ункөнлек кысаларында күтәрелүе очраклы гына түгел. Тормыш-көнкүреш шартлары яхшыруга карамастан, халыкның сәламәтлеге елдан-ел начарая. Бигрәк тә бала тудыру яшендәгеләрнең физиологик халәте борчу тудыра. Патология белән туган балалар саны арта. Сәбәпләре нидән гыйбарәт? Бу хакта 1нче хатын-кызлар консультациясе мөдире Луиза Васильевна Кулева белән әңгәмә корабыз.

- Луиза Васильевна, сөйләшүне "репродукция" яки "репродуктив сәламәтлек" дигән атамаларга ачыклык кертүдән башласак, дөресрәк булыр.

- Репродукция яңадан үстерү, ягъни яңа тормыш бүләк итү дигән мәгънәне аңлата һәм барыбызга да мәгълүм булганча, әлеге процесста ир белән хатын бергәләп катнаша. Шуңа күрә репродуктив сәламәтлекнең начараюында да икесе дә бердәй дәрәҗәдә гаепле. Халык телендә әлеге терминнарның хатын-кызларга гына карата, ягъни аларга кагылышлы психологик, сексуаль һәм социаль проблемалар белән бәйләп кулланылуы дөреслеккә туры килми. Чөнки балага уза алмауның гаебе хатын-кызда да, ирдә дә булуын медицина галимнәре инде күптән раслады.

- Инде репродуктив сәламәтлекнең зәгыйфьләнүенә китерүче, ягъни организмның сәламәт нәсел калдыруын тоткарлаучы сәбәпләргә тукталыйк.

- Алар бик күп һәм төрле. Ләкин һәркайсы - начар экология, дөрес тукланмау, аз хәрәкәтләнү, салкын тию, стресслар, начар гадәтләр (исерткеч эчемлекләр белән мавыгу, тәмәке тарту) - ахыргы чиктә организмның табигать тарафыннан бирелгән функцияләрне үтәү сәләте югалуга китерә. Ни кызганыч, үз сәламәтлеген һәрдаим кайгыртып, вакытында табибка күренүчеләр бармак белән генә санарлык. Моңа дәлилләр җитәрлек: ирләрнең яртысыннан артыграгына бүген простатит, ягъни мәни бизе ялкынсыну дигән диагноз куела. 25тән 40 яшькә кадәрге ирләрнең спермасында орлыкландыруга сәләтле күзәнәкләр өлеше 2 проценттан (!) да артмый. Хатын-кызларда яман шеш авырулары яшәрү илкүләм проблемага әйләнеп бара. Ә бит төп сәбәп - бүгенге җәмгыятьнең яшәү рәвеше, ягъни элементар гигиена таләпләренең үтәлмәве, әхлакый нормаларның юкка чыгуы. Очраклы партнерлар белән җенси мөнәсәбәткә кергән күпме яшьләр бүген йогышлы венерик авырулардан дәваланырга мәҗбүр! Яңа гына корган күпме гаиләләр шул сәбәп аркасында таркала! Күпме хатын-кызлар балага уза алмый! Иң аянычы, саклану чаралары һәр даруханәдә сатылуга карамастан, СПИД йоктыручылар саны кимеми. Япь-яшь гомерләр вакытсыз өзелә.

- Бу нисбәттән, яшьләрнең үз сәламәтлегенә игътибарсыз булуын да исәптән төшереп булмый.

- Әйе, бигрәк тә салкыннарда җиңелчә киенергә яратучы яшүсмер кызларны кабатлап кисәтәсе килә: сез бит булачак әниләр, бер тапкыр югалган сәламәтлекне кайтару бик авыр, кайчагында бөтенләй дә мөмкин түгел! Шуңа күрә 30 градуслы зәмһәрир салкыннарда капрон оектан, яланбаш килеш тукталышларга чыкканчы киләчәгегезне уйлагыз! Хроник циститтан баласызлыкка илтүче юл гаять кыска. Яшь гомереңне еллар буе дәвалануга сарыф иткәнче, сәламәтлегеңне алдан кайгырту дөресрәк түгелме!

- Кыз балалар үстерүче әниләргә киңәшегез. Интернет тиешле мәгълүмат белән тулуга карамастан, иң кирәклесен сайлап алу өчен дә азмы-күпме гыйлем кирәк.

- Кыз бала организмы туган көненнән үк әни булырга әзерләнә башлый. Аның алга таба сәламәт булып үсүенә, бәхетле гаилә корып, сәламәт балалар табуына нигез сабый чакта салына. Шуңа күрә кыз баланы кечкенәдән гигиена таләпләрен төгәл һәм дөрес итеп үтәргә, үз-үзен чиста, пөхтә йөртергә, сәламәт тукланырга, дөрес итеп киенергә өйрәтү - әни кешенең иң мөһим бурычы. Аякларның һәрвакыт җылыда булырга тиешлеген дә әни искәртергә тиеш. Яшүсмерлек чорында даими рәвештә гинекологка күренү, менструация циклының даимилеген контрольдә тоту, физиологик үзгәрешләрдә нинди дә булса тайпылыш булганда, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү - шулай ук әниләр җаваплылыгында.

- Луиза Васильевна, медицина бер урында тормый һәм бүгенге югары технологияләр репродуктив сәламәтлегендә җитди тайпылыш булган, ягъни табигый юл белән балага уза алмаучыларга да ярдәмгә килә. Бу нисбәттән, ЭКО ысулы турында фикерегез. Кайсы очракларда бу ысул бала бәхете бүләк итүдә бердәнбер дөрес юл санала?

- Сүз дә юк, әлеге ысул белән бәби табу мөмкинлеге бик күп гаиләләргә өмет бирде. Гомумән, соңгы 10 елда безнең Чаллыда гына "экошниклар" яшәгән торак комплекслар барлыкка килде. Дөрес, әлеге процедураның артык кыйммәт булуы һәм бөтен очракларда да уңышлы нәтиҗә бирмәве ЭКОның сыйфатын шик астына куя. Ләкин фактларга да күз йомып булмый. Әлеге балалар безнең арада яши һәм, иң мөһиме, табигый юл белән узганнардан бер ягы белән дә аерылмыйлар. Минемчә, замана медицинасының, ниһаять, безнең илдәге хатын-кызларга да ана булу бәхете бүләк итүенә сөенергә кирәктер. Әйтик, Америкада туган беренче "экошниклар"ның инде дүртенче буыны дөньяга килде. Димәк, кайчандыр могҗиза буларак кабул ителгән ысул үзенең яшәүчәнлеген раслады. Безнең илдә дә ЭКО сәламәтлек саклау системасының иң алдынгы тармагына әйләнсен һәм, иң мөһиме, әлеге проблемага дучар булган һәр гаилә яңа ысулдан файдалану мөмкинлегенә ия булсын иде. Чөнки сәламәт бала сөю бәхетеннән дә татлырак хозурлык юк дөньяда. Һәр гаиләгә шундый бәхет һәм озын гомер юлына җитәрлек сәламәтлек телим.

- Кызыклы әңгәмәгез һәм изге теләкләрегез өчен рәхмәт.

Әңгәмәдәш -

Рәзинә Насыйбуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X