Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бала тәрбияләүчеләр… ярлылар исемлегендә

Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгыннан белдерүләренчә, илдә яшәү минимумыннан түбәнрәк эш хакы алучыларның 70 проценты бала тәрбияли.

Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин әйтүенчә, дөньяга килгән сабый гаиләнең матди хәленә зур йогынты ясый. Беренчедән, яңа гаилә әгъзасы барлыкка килсә, икенчедән, хатын-кыз вакытлыча эшли алмый.
Балалар бакчалары мәсьәләсе дә һаман тулысынча хәл ителмәгәнлектән, бу проблема берничә елга сузыла. Балигъ булмаганнар хокуклары буенча вәкилләр съездында Топилин яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтүне күз уңында тотучы башка программалар кирәклегенә дә басым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев