Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бала тудыру йортында тәртип булмаган

Чаллының 2 санлы бала тудыру йотында Роспотребнадзорның Татарстан бүлеге планнан тыш тикшерү үткәрде. Социаль челтәрдә биредә бала төрү чүпрәкләренең пычрак һәм үтекләнмәгән булуы хакында, туклану начар оештырылуы турында фото һәм хәбәр урнаштырылган иде. Тикшерү барышында кагыйдәләрне бозу расланды, бала табу йортына кисәтү ясалды һәм кимчелекләрне төзәтергә кушылды. Шулай ук федераль...

Чаллының 2 санлы бала тудыру йотында Роспотребнадзорның Татарстан бүлеге планнан тыш тикшерү үткәрде. Социаль челтәрдә биредә бала төрү чүпрәкләренең пычрак һәм үтекләнмәгән булуы хакында, туклану начар оештырылуы турында фото һәм хәбәр урнаштырылган иде. Тикшерү барышында кагыйдәләрне бозу расланды, бала табу йортына кисәтү ясалды һәм кимчелекләрне төзәтергә кушылды. Шулай ук федераль законның бозылуы сәбәпле хастаханә җитәкчелеге админстратив җаваплылыкка тартылды.

2 санлы бала тудыру йортында кер юуу бүлегендә юылган бала төрү чүпрәкләрен үтекләргә шартлар һәм җиһазлар юк икән. Ә туклануга килгәндә ризыкның химик составын һәм диеталарның калорийлыгын бер кем дә күзәтмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев