Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балалар бүләксез калмас

Шәһәр бюджетыннан балаларга яңа ел бүләкләр өчен 7 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Ул 22 мең балага. 15,6 мең бүләк бюджет һтм дәүләт учреждениеләрендә эшләүчеләрнең балаларына тапшырылачак. Инвалид балалар, тулы булмаган һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга 1,8 мең бүләк бирелә. Моннан тыш, Россия, республика, шәһәр ярышларында һәм олимпиадаларда...

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев предприятие һәм оешма җитәкчлеәренә үз хезмәткәрләренең балаларын бүләксез калдырмаска чакырды. "Шәһәрдә бер бала да игътибарсыз калмасын иде. Бүгенге финанс хәл һәр коллектиатагы баланы бүләк белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Сезнең профсоюз оешмалары бар. Ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә булышырга кирәк. Без бюджеттта 7 миллион сум акча таптык. Хәтта камалышта калган Ленинградтагы балаларга да яңа ел бүләкләре илткәннәр. Бүген мөмкинлекләр бар. Ярлы булып кыланырга кирәкми. Балалар бүләксез калырга тиеш түгел", - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев