11 декабрь 2017 яңалыклары
-
Балалар бүләксез калмас
Шәһәр бюджетыннан балаларга яңа ел бүләкләр өчен 7 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Ул 22 мең балага. 15,6 мең бүләк бюджет һтм дәүләт учреждениеләрендә эшләүчеләрнең балаларына тапшырылачак. Инвалид балалар, тулы булмаган һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга 1,8 мең бүләк бирелә. Моннан тыш, Россия, республика, шәһәр ярышларында һәм олимпиадаларда...
-
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов: “Пациентларга карата да ихтирамлы мөнәсәбәттә булырга кирәк”
8 декабрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда булып китте. Башта Рөстәм Миңнеханов Е.Н.Батенчук ис. Кама төзелеш колледжына юнәлде, аның базасында төзелеш тармагы белгечләрен әзерләү буенча ресурс үзәге булдырылган.
-
Шәһәрне иң яхшы бизәүгә бәйге игълан ителде
"Районның Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү", "Микрорайон тирә-юнен Яңа елга иң яхшы бизәү", "Оешма тирә-юнен Яңа елга иң яхшы бизәү" номинацияләре буенча физик затлар, юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр арасында бәйге игълан ителде.
-
Чаллы хоккейчылары җиңү яулады
Курган шәһәрендә 9 декабрьдә узган командалар ярышында Чаллы хоккейчылары җирле "Юниор" командасын 3:2 исәбенә җиңде. 10 декабрьдә үткән икенче уенда "Чаллы" хоккей командасы янә үзен көчлерәк итеп күрсәтте. Ике команда да бозлы мәйданчыкта голлар феерасы ясады: чаллылылар башта 1 гол керткәч, тиз арада исәпне тигезләттеләр һәм алга да чыктылар.
-
Янгын куркынычсызлыгы – игътибар үзәгендә
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Чаллыда янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре каралды.Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә бу турыда Яр Чаллы янгыннан коткару гарнизоны башлыгы Рөстәм Юмагулов чыгыш ясады. "Тәҗрибә күрсәткәнчә, массакүләм бәйрәмнәр чорында янгын куркынычы һәм янгында кешеләрнең үлеме күрсәткечләре бермә-бер арта.
-
«О профилактике пожаров и гибели детей на них»
В целях повышения эффективности работы по профилактике пожаров по причине детской шалости с огнем, в целях повышения культуры пожаробезопасного поведения детей, до начала зимних каникул проводятся совместные открытые уроки, проводятся инструктажи с руководителями, учительско-преподавательским составом и обслуживающим персоналом всех общеобразовательных учреждениях.