Балалар өчен пособиеләр артты
Февральдән балалары булган гражданнарга түләнә торган пособияләр суммасы индексацияләнде, дип хәбәр итә Россия пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте. 2017 елның 1 февраленнән индексацияләнгән пособияләр күләме:
- Йөклелекнең иртә срогында медицина оешмаларына исәпкә баскан хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган пособие - 613,14 сум.
- Бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие - 16350,33 сум.
- Беренче баланы караган өчен ай саен түләнә торган минималь пособие - 3065,69 сум, икенче, аннан соң туган балалар өчен айлык пособиенең минималь күләме - 6131,37 сум.
- Баланы караган өчен хезмәт хакының 40 проценты күләмендә түләнә торган пособиенең максималь суммасы - 23120,66 сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев