Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балалар лагерьларының яртысыннан артыгына санитар-эпидемиологик бәяләмә әзер

Җәйге лагерьларда сменалар 7 көннән алып 24 көнгә кадәр булачак.

Балалар өчен җәйге сәламәтләндерү учреждениеләренең 55 процентына санитар-эпидмиологик бәяләмә бирелгән. 752 документ инде әзер. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта "Лето" республика үзәге директоры Раил Моратшин әйтте.
Аның әйтүенчә, тикшерү барышында Роспотребнадзор 132 кисәтү кәгазе язган булган, аларның 83 проценты инде үтәлгән.
Раил Моратшин җәйге ял лагеренда бер профильле сменага ата-аналар өчен түләү, сменаның дәвалылыгына карап, 1,8 мең сумнан алып 17 мең сумга кадәр тәшкил итәчәген әйтте. Җәйге лагерьларда сменалар 7 көннән алып 24 көнгә кадәр булачак. Көненә биш тапкыр ашату оештырылачак.
"Юллама бәясе - ата-аналар өчен мөһим сорау. Мәсәлән, Зәй районында "Созвездие" лагеренда 21 көнлек ял-сәламәтләндерү сменасы 2 мең 454 сумга төшә, гәрчә аның тулы бәясе 16 мең 460 сум. Республика бюджетыннан юллама кыйммәте 6 мең 540 сумнан 16 мең 186 сумга кадәр компенсацияләнәчәк", - диде.
Раил Моратшин күпчелек лагерьларның июнь башыннан, ә чатыр лагерьларының соңрак, җир җылынгач ачылачагын әйтте. 11 лагерь эшчәнлеген май азагыннан ук башлый. Июньнән ачык сулыкларда балаларның йөзүе буенча педагогларга инструктаж оештырылачак.
Җәйге ял буенча сораулар белән 293-12-91 номеры буенча Республика ведомствоара комиссиясенең кайнар элемтәсенә мөрәҗәгать итәргә була. Телефон тәүлек буе эшли. 

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/21/186696/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев