Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балалар утырган автобус һәлакәткә юлыккан

Башкортстанда ярышлардан кайтучы балалар утырган автобус катнашында юл-транспорт һәлакәте булган, һәлакәт нәтиҗәсендә бер кеше үлгән, бер кеше җәрәхәтләнгән, дип хәбәр итә Башкортстан буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте.

Автобуста 30 пассажир, аларның 21е Эстәрлетамактан Пермьгә спорт ярышларыннан кайтучы балалар, яшүсмерләр булган. Җәмәгать транспорты 27 ноябрьдә Уфа - Янаул юлының 96 чакрымында кичке бишләрдә каршыга килүче "Рено" автомобиле белән бәрелешә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, "Рено" автомобилендәге 52 яшьлек пассажир алган җәрәхәтләрдән үлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев