Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балаларга уенчык сайлыйбыз

Балаларга уенчык сатып алу - мөһим һәм җаваплы эш. Чөнки һәрберебез өчен аларның куркынычсыз булуы кирәк. Бүгенге көндә кибет киштәләрендә нинди генә уенчыклар юк. Шулар арасыннан сайлап алганда түбәндәге кагыйдәләргә игътибар итәргә киңәш итәбез. 1. Этикеткаларда, ярлык-ларда, инструкцияләрдә языл-ган күрсәтмәләрне җентекләп өйрәнегез. Баланың катлаулы уенчыклар белән дөрес уйныймы-юкмы икәнен күзәтеп...

Балаларга уенчык сатып алу - мөһим һәм җаваплы эш. Чөнки һәрберебез өчен аларның куркынычсыз булуы кирәк. Бүгенге көндә кибет киштәләрендә нинди генә уенчыклар юк. Шулар арасыннан сайлап алганда түбәндәге кагыйдәләргә игътибар итәргә киңәш итәбез. 1. Этикеткаларда, ярлык-ларда, инструкцияләрдә языл-ган күрсәтмәләрне җентекләп өйрәнегез. Баланың катлаулы уенчыклар белән дөрес уйныймы-юкмы икәнен күзәтеп торыгыз. Шулай ук һәр уенчыкның ГОСТка ярашлы булуы турындагы марки-ровкасы булырга тиеш. 2.Уенчыкларның почмаклары очлы, кителгән булмасын. Уйна-ганда нәниләребез җәрәхәтлән-мәсен өчен бик игътибарлы булыгыз. 3. Озын шнур, җеп, ленталы булмаса яхшырак. Булса да алар кыска булсыннар. Чөнки уралып, буылу ихтималы (Аллаһ сакласын) бар. 4.Бик вак детальле яки деталь-ләре яхшы итеп беркетелмәгән уенчыклар белән дә сак булырга кирәк. Бик бәләкәй балаларга андыйларны алмагыз. Өйдә булса, ераккарак алып куегыз. Баланың тын юлына, ашказанына эләкмә-сеннәр. 5.Кискен, бик көчле тавыш чыгара торган уенчыкларның сабыйны куркыту мөмкинлеген онытмагыз. Тавышы көйләнә торган (көчәйтеп, киметеп була торган) булса, бик әйбәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X