Балаларга ярдәм итик!
Яр Чаллыда "Уенчыкларны бүләк ит" хәйрәия акциясе башланып китте. Шәһәрдәшләребезне күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны шатландырып, аларга өр яңа уенчыкларны бүләк итәргә чакыралар. Хәйрия акциясе 20 марттан алып 18 апрельга кадәр дәвам итә. Уенчыкларны һәр көнне иртәнге сәгать 8:00 дән алып 20:00 гә кадәр, Тынычлык проспекты, 87/22...
Яр Чаллыда "Уенчыкларны бүләк ит" хәйрәия акциясе башланып китте. Шәһәрдәшләребезне күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны шатландырып, аларга өр яңа уенчыкларны бүләк итәргә чакыралар. Хәйрия акциясе 20 марттан алып 18 апрельга кадәр дәвам итә. Уенчыкларны һәр көнне иртәнге сәгать 8:00 дән алып 20:00 гә кадәр, Тынычлык проспекты, 87/22 (22/01) адресы буенча урнашкан "КАМАЗ" мәдәният сараена тапшырыга була. Белешмәләр өчен телефон: 54-67-53, 56-12-17.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев