Балаларны музыкага ничек тартырга?
120нче «Ладушки» балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны музыка буенча тәрбияләүдә традицион булмаган алымнарны куллану» дип исемләнгән төбәкара семинар оештырылды.
Анда шәһәрнең балалар бакчаларында эшләүче барлык музыка җитәкчеләре дә катнашты. Чарада Чаллыдан гына түгел, Казаннан, Түбән Камадан, Алабугадан, Минзәләдән һәм башка төбәкләрдән педагоглар чыгыш ясады, музыкаль тәрбия бирүдә үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Семинарда балаларда музыкага тартылуда төрле алымнар куллану темасы аеруча зур урын алды. Педагоглар балаларны музыка белән таныштыруда клавеслар, курай, агач кашыклар, нейрокалаклар куллану яхшы алым дип билгеләп үттеләр.
Сүз уңаенда, нейрокалакларда уйнау – баланың яшерен сәләтләрен ачыкларга мөмкинлек бирүче яңа техника. Аларны универсаль күнегүләр системасы дип тә атыйлар. Ул балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бик нәтиҗәле. Мондый төр кинезиологик күнегүләрне куллану үсешләрендә проблема булган балалар өчен аеруча актуаль. Нейрокалакларның максаты – моторика осталыгын, сәләтне, хәтерне, игътибарны, фикер йөртүне үстерү. Семинарга барлык музыка җитәкчеләре матур чыгышлар да әзерләп килгәннәр иде.
Миләүшә Сөнгатуллина,
120нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев