Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балаларны грипптан саклыйк

Көннәр салкынайту белән, ОРЗ, ОРВИ, грипп кебек авырулар баш калкыта башлый. Вируслы авыруларга, беренче чиратта, иммунитеты какшаган, өлкән яшьтәге кешеләр һәм бигрәк тә балалар тиз бирешә. Статистика мәгълүматлары буенча, ОРВИ белән олылар - елына уртача ике-өч, ә мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар ун һәм аннан да күбрәк тапкыр авырый.

Вакытында дәвалау чараларын күрмәү, чирне аяк өстендә үткәрү еш кына организмның өзлегүенә, нерв системасы, йөрәк-кан тамырлары, пневмония, отит, гайморит кебек авыруларга китерә. Организмны ныгытып, вируслы инфекцияләрне кисәтергә мөмкин. Түбәндәге 10 киңәш балалар тәрбияләүче яшь әниләргә тәгаенләнә:

- Бала белән һәр көн саф һавада йөрүне гадәткә кертегез. Форточкаларны көн дәвамында берничә тапкыр ачып, йортыгызны 15-20 минут җилләтегез. Салкын һава вирусларга үрчергә мөмкинлек бирми.

- Балагызны һава шартларына ярашлы киендерегез. Ул тирләрлек тә, өшерлек тә булмасын.

- Эпидемия вакытында борын куышлыгына оксолин мае, я булмаса, балалар кремы сөртегез. Дәваханә, поликлиника кебек урыннарга барганда, медицина битлеге кидерегез.

- Суга дезинфекция чаралары салып, балагызның уенчыкларын юыгыз, дымлы чүпрәк белән ишек тоткаларын, көндәлек җиһазларны, кесә телефонын, пультларны әледән-әле сөртеп торыгыз.

- Урамнан кергәч, кулларын сабын белән яхшылап юыгыз. Борын куышлыгын аптекада сатыла торган махсус тозлы су сиптереп яки гади генә физраствор, сабынлы су белән тазартыгыз. Вируслар иң элек һава аша бирелә.

- Йортыгызда берничә урынга чистартылган сарымсак тырнаклары куеп чыгыгыз. Сабыегыз балалар бакчасына йөрсә, киндер-сюрприз савытына җеп тагып, аны берничә урыннан тишеп, шуңа бер-ике тырнак сарымсак салып, баланың муенына асып җибәрергә мөмкин.

- Җәй буена әзерләнгән җиләк-җимешләрне суыткычтан чыгарырга вакыт. Балагызга көн саен витаминлы компот, морс эчерергә тырышыгыз. Карлыган, гөлҗимеш һәм лимонның С витаминына бигрәк тә бай булуын исегездә тотыгыз.

- Өрек, караҗимеш, әстерхан чикләвеге, лимонны иттарткыч аша үткәреп, шуңа бал салып, катнашма ясагыз. Балагызга шуны көн саен берәр чәй калагы каптырыгыз. Иммунитет өчен бик файдалы бу катнашманы суыткычта саклагыз.

- Чәйнеккә әледән-әле мәтрүшкә, карлыган яфраклары, юкә чәчкәсе салыгыз. Ромашка төнәтеп, шуны эчерү дә тамак шешүдән файдалы. Төнәтмә балалар өчен сыек кына ясала.

- Балагызда авыруның беренче билгеләре күренүгә, ваннага җылы су һәм горчица салып, шунда аякларын тыгып тоту да файдалы. Соңыннан аякларын яхшылап корытып, җылы оек кидереп куярга кирәк. Әлеге процедураны тән температурасы күтәрелгәндә, йөрәк авырулары булганнарга эшләргә ярамый. Чирдән иң яхшы дәва - аны кисәтү! Сабыйларны авырулардан саклау чарасын алдан күрик, әниләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев