Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балаларны – күзәтү астына!

Шәһәребездә балигъ булмаган балалар тарафыннан кылынучы кырын эшләр саны кими. Мәсәлән, узган елның 8 ай эчендә 47 җинаять теркәлгән булса, быел әлегә 28 очрак. Бу хакта Эчке эшләр идарәсендә узган брифингта Чаллы шәһәре Эчке эшләр идарәсенең балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Римма Искандрова хәбәр итте. Балалар күпчелек очракта...

Шәһәребездә балигъ булмаган балалар тарафыннан кылынучы кырын эшләр саны кими. Мәсәлән, узган елның 8 ай эчендә 47 җинаять теркәлгән булса, быел әлегә 28 очрак.

Бу хакта Эчке эшләр идарәсендә узган брифингта Чаллы шәһәре Эчке эшләр идарәсенең балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Римма Искандрова хәбәр итте.

Балалар күпчелек очракта кеше әйберенә кул суза. Җәйге чорда шундый 93% очрак теркәлде. Араларында кат-кат кырын юлга басучылар да очрый. Мәсәлән, бер яшүсмер сигез ай эчендә 17 җинаять кылган. Соңгы тапкыр ул 15 кесә телефонын урлап тотылган. Ләкин яше җитмәү сәбәпле, ул суд карары хөкеменә тартылмаган. Әмма җазасыз да аны калдырмаганнар. Бүгенге көндә ул махсуслаштырылган ябык уку йортында яши.

- Уңай нәтиҗәләргә ирешергә безгә "Подросток" операциясен үткәрү ярдәм итте. Аның барышында без балигъ булмаган балалар арасында 892 профилактик сөйләшү һәм 48 рейд уздырдык, 171 баланы эшкә урнаштырдык. Моннан тыш яшүсмерләрне яңа уку елына әзерләүдә дә катнаштык.

Уку елы дигәннән, барлык мәгариф учреждениеләре видеокүзәтү пунктлары белән җиһазландырылды, аларда пропуск пунктлары да эшли. Шулай ук һәр мәктәптә шәхси сак пункты вәкилләре дә бар. Аларга ярдәмгә участок инспекторлары да, патруль сак хезмәте дә килә. Имин булмаган гаиләләр дә күзәтү астында.

Саннарга килсәк, шәһәребездә 548 имин булмаган гаилә исәптә тора. Аларда 796 балигъ булмаган бала тәрбияләнә.

- Имин булмаган гаиләләрдә еш кына ата-аналар балаларына битарафлык күрсәтә. Мәсәлән, быел 27 комплекста яшәүче бер ана атна эчендә генә үз улын ике тапкыр урамда онытып калдырган. Гомумән, ул аек булмаган хәлдә аны үзе белән ияртеп, төрле урыннарда йөрткән. Беренче очракта без аңа улын кайтарып бирдек. Әлеге хәл кабатлангач - аны гаиләдән алып "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр йортына урнаштырдык. Анда малайны беренче сыйныфка әзерләделәр. Гомумән, быел "Асылташтан" җиде бала мәктәпкә китте.

Ата-аналарга мөрәҗәгать итеп, Римма Искандрова укучы балаларны яхшылап күзәтергә чакырды. Мәктәпләрдә, кызганычка каршы, әле дә балаларның акчаларын талау очраклары күзәтелә. Тәртип бозуларны булдырмас өчен, балаларга игътибарлы булырга, аларны кайгыртырга чакырды ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев