Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балаларны шимбә укытмаска!

"Справедливая Россия" фракциясе лидеры С.Миронов мәктәпләрдә шимбә көнне укуны бетерергә һәм ял көннәренә өй эшләре бирмәскә кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Сәясәтче сүзләренә караганда, үсеп килүче буынны "өлкәннәрне канәгатьләндерерлек күрсәткечләр артыннан куудан" азат итәргә кирәк. "Уку йортының статусында мәктәп шимбә көнне буш торырга тиеш түгел дип язылган икән, бу очракта...

"Справедливая Россия" фракциясе лидеры С.Миронов мәктәпләрдә шимбә көнне укуны бетерергә һәм ял көннәренә өй эшләре бирмәскә кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Сәясәтче сүзләренә караганда, үсеп килүче буынны "өлкәннәрне канәгатьләндерерлек күрсәткечләр артыннан куудан" азат итәргә кирәк. "Уку йортының статусында мәктәп шимбә көнне буш торырга тиеш түгел дип язылган икән, бу очракта мондый көннәрдә спорт чаралары уздырырга кирәк", - диде ул. С.Миронов фикеренчә, балалар да, әти-әниләре кебек үк, шимбә-якшәмбе ял итәргә тиешләр, шуңа күрә бу көннәргә аларга өйгә дәресләр хәзерләргә биреп җибәрергә кирәкми. "Балачакта уку һич кенә дә авыр йөк булмаска тиеш. Ахыр чиктә, бәхетле балачак - теләсә-кайсы илнең бәхетле киләчәге бит ул", - диде сәясәтче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев